Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Спорт

Вахиттә волейболчылар көч сынашты (фотолар)

Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында "Вахитов исемендәге хуҗалык" призына ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Спорт бәйрәмен район Спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Алмаз Гәләветдинов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановлар ачып җибәрде, катнашучыларны бәйрәм белән котлап,уеннарда уңышлар теләделәр. Бәйгедә катнашучылар арасында...

Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында "Вахитов исемендәге хуҗалык" призына ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Спорт бәйрәмен район Спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Алмаз Гәләветдинов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановлар ачып җибәрде, катнашучыларны бәйрәм белән котлап,уеннарда уңышлар теләделәр.

Бәйгедә катнашучылар арасында Вахит, Янил, Зур Кукмара, Олыяз, Әсән-Елга, Зур Сәрдек һәм Кукмарадан да көчле командалар бар иде.

Уен нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында 1 урынны - Янил, 2 урынны - Әсән-Елга, 3 урынны - Олыяз, 4 урынны Вахит командасы алды.

Хатын кызлар арасында 1 урында - Олыяз, 2 урында - Зур Кукмара, 3 урында - Янил, 4 урында Вахит командасы.

Тамашачылар, җанатарлар өчен күңел ачу программасы, сәүдә йортларыннан ризыклар, шашлык белән авыз итү әзерләнгән, ярышта катнашучылар өчен күңелле программа әзерләнгән иде, дип хәбәр итте Казан дәүләт мәдәният институты студенты Нияз Кәримуллин.

Зилә Корбанова фотолары, Вахит мәдәният йорты хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев