Вахиттә Илмир Корбанов истәлегенә районкүләм волейбол ярышы узды (Фотолар)
Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында авылдашыбыз Корбанов Илмир Мөнир улы истәлегенә районкүләм волейбол ярышы узды. Әлеге ярышны Янил авылы җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Вахит авылы тренеры, укытучы Раниф Сәмигуллиннар ачып җибәрде. Җитәкчеләр Илмирны искә алып, барлык командаларга зур уңышлар теләделәр. Быел 4нче тапкыр уздырыла торган ярышта Вахит, Кукмара (Строй-Грант, Степан Разин...
Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында авылдашыбыз Корбанов Илмир Мөнир улы истәлегенә районкүләм волейбол ярышы узды. Әлеге ярышны Янил авылы җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Вахит авылы тренеры, укытучы Раниф Сәмигуллиннар ачып җибәрде. Җитәкчеләр Илмирны искә алып, барлык командаларга зур уңышлар теләделәр. Быел 4нче тапкыр уздырыла торган ярышта Вахит, Кукмара (Строй-Грант, Степан Разин командалары), Янил (олылар һәм яшьләр төркеме), Зур Сәрдек, Олыяз командалары көч сынашты. Ел саен Илмир истәлегенә багышланган волейбол ярышы иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә:
Корбановлар гаиләсе, Вахит авылы яшьләре, Эльмира-Рифкать Фәхертдиновлар җитәкчелегендәге "РифЭль", Айрат Газизуллин җитәкчелегендәге "Миңсылу" сәүдә үзәкләре, Тимергалиев Расих,
Азат-Алмаз Габдрахмановлар, Әхмәтгалиев Илнур, Шәрәфетдинов Фәнил, Нуруллин Раниф, Сибгатуллин Рәнис, Кәримуллин Радик,
Хәлиуллин Фирдүс, Сәмигуллин Раниф, Ибраһимов Рамил,
Габидуллин Ринат, Гарифуллин Рөстәм.
Зарыгып көткән, көчле уеннан соң, нәтиҗәдә:
1 урында - Вахит авылы
2 урында - Зур Сәрдек авылы
3 урында - Янил авылы командасы.
Җиңүче командаларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Ярышта катнашучылар һәм җанатарлар, кунаклар авыл яшьләре көче белән әзерләнгән ризыклар белән сыйландылар.
Барлык командаларга, иганәчеләргә, оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Илмир Корбанов исемендәге волейбол ярышы алга таба дәвам итсен!
Әлеге ярыш Илмирның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Барлык авылдашлар исеменнән Нияз Кәримуллин,
Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев