Вахит авылы клубында Илмир Корбанов истәлегенә волейбол ярышы узды
Әлеге ярышлар Вахит авылында туып-үскән, 2010 елда каты авырудан соң 24 яшендә вафат булган Корбанов Илмирның якты истәлегенә багышлап, 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Илмир үзенең шигырьләре һәм мәкаләләре белән "Хезмәт даны" газетасы аша күп кенә райондашларыбызга таныш иде. Ел саен уздырыла торган турнирның быел өченчесе булды. Әлеге ярышлар менә...
Әлеге ярышлар Вахит авылында туып-үскән, 2010 елда каты авырудан соң 24 яшендә вафат булган Корбанов Илмирның якты истәлегенә багышлап, 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Илмир үзенең шигырьләре һәм мәкаләләре белән "Хезмәт даны" газетасы аша күп кенә райондашларыбызга таныш иде. Ел саен уздырыла торган турнирның быел өченчесе булды. Әлеге ярышлар менә инде өч ел рәттән Илмирның дуслары һәм авылдашлары ярдәме белән үткәрелеп килә. Бу изге эшкә өлеш кертмәгән, сәдака бирмәгән кеше сирәк булгандыр Вахит авылында. "Ил төкерсә, күл була", диләр бит. "Илмир улымны онытмыйча, шулай хөрмәтләп искә төшереп торуларына, мин бик шатмын. Шулкадәр зурлап, ярышлар оештырган авылдашларыма, аеруча Илмирның дусларына, сыйныфташларына, оештыручы-тренер Раниф Сәмигуллинга, зур ярдәм күрсәткән "Миңсылу" һәм "РифЭль" кибетләре хуҗаларына, авыл җирлеге башлыгы һәм барлык катнашкан уенчыларга зур рәхмәтлемен", - ди Илмирның әнисе Әлфия апа. "Улымны зурлаган өчен Ходай үзләрен дә зурласын, эшләре, юллары уң булсын, сәламәт булсыннар", - дип изге теләкләрен тели ул күз яшьләре аша. Әйе, барлык авылдашларның да ярдәме Илмир рухына дога булып ирешсен иде.
Гөлназ ХӘНӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев