Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Универсиада Уеннарында татарча көрәш хөкемдары булган Миннерахман Вәккасов: “Көрәш телендә аңлаштык”

Купка авылыннан атказанган спорт остасы, республика категориясендәге хөкемдар Миннерахман Вәккасовның Универсиада Уеннарына татарча көрәш буенча хөкемдар итеп чакырылганын газетабызда хәбәр иткән идек инде. Уеннар тәмамлангач, яшь көрәшчеләр остазын редакциягә кунакка чакырдык. -Универсиада көннәрдән беркөнне тәмамлана икән ул, ә абзардагы мал-туарга печән дә әзерлисе бар икән бит, кичә шуңа күрә килә...

Купка авылыннан атказанган спорт остасы, республика категориясендәге хөкемдар Миннерахман Вәккасовның Универсиада Уеннарына татарча көрәш буенча хөкемдар итеп чакырылганын газетабызда хәбәр иткән идек инде. Уеннар тәмамлангач, яшь көрәшчеләр остазын редакциягә кунакка чакырдык.

-Универсиада көннәрдән беркөнне тәмамлана икән ул, ә абзардагы мал-туарга печән дә әзерлисе бар икән бит, кичә шуңа күрә килә алмадым, - дип елмаеп килеп керде ул ишектән. -Универсиада Уеннары 6 июльдә башланса да, башка илдән килгән хөкемдарлар өчен семинарлар үткәрелү сәбәпле, безне Казанга 4 июльгә үк чакырдылар. Читтәгеләргә көрәш кагыйдәләре ике ай элек җибәрелгән булса да, тренерларның да, хөкемдарларның да сораулары күп иде әле. Көрәшнең балл системасында, "чиста" җиңү, кисәтү бирелү кебек өлешләрендә, кайбер алымнарында аермалар бар икән. Аларны аңлатканда, күрсәткәндә кайвакытта миңа да манекен ролен башкарырга туры килде.

Ачылу тантанасының матурлыгын, затлылыгын сүз белән генә сөйләп бетерү мөмкин түгел, аны үз күзең белән күрү кирәк. Безнең урыннар алтынчы рәткә туры килде. Һәр тамашачы янындагы сумкаларда төрле төстәге утлар белән яна торган фонарьлар салынган иде. Волонтерлар тантана башланганчы ук кайчан нинди фонарь белән эшлисен аңлатып, өйрәтеп куйдылар. Нәтиҗәдә без, тамашачылар да, төсле утлар белән "уйнап" тантана барышына үзебездән өлеш керттек.

Универсиада программасына көрәшнең кертелүен тарихи вакыйга дип атарга мөмкин. Әлбәттә, без башка илләрдән килгән кунакларга үз көрәшебезне күрсәтә алачагыбызга шатландык. Халыкара студентлар спорты (FISU) биргән бу мөмкинлекне бик яхшы файдаландык, дип уйлыйм. Махсус шушы Уеннар өчен генә түгел, гомумән, Казанда көрәш үзәге булырга тиешлекне аңлап төзелгән Көрәш сараена килеп кергәндә, әлбәттә, зур горурлану хисләре кичердем. Биредә 7-8 июльдә ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча ярышлар үтсә, 9ы көнне татарча көрәш булды. 30 илдән килгән 94 көрәшче 7 үлчәү авырлыгында бил алышты. Шәхси беренчелектә Россия җыелма командасыннан алты татар егете - Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Мортазин, Ринат Әхмәтшин һәм 100 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Ульяннан Сергей Павлик алтын медаль яуладылар. Шулай итеп,көрәш буенча Россия командасы алтын медальләргә күмелде. Моннан тыш, авырлыгы 166 килограмм булган Павлик абсолют батыр исемен дә яулады. Югары үлчәү авырлыгында икенче урынны галәмәт зур гәүдәле Болгария көрәшчесе яулады. Өченче урынны исә 181 килограмм авырлыкта булган, билбау көрәше буенча Универсиадада беренче урынны алган Монголия спортчысы алды. Алыпларның бил алышуларын карап тору үзе бер манзара иде. Көрәшебезнең Россия Спорт министрлыгы реестрына керүенә дә бик шатландык. Хәзер инде республикада министрлык ярдәменә таянып ил чемпионатлары уздыра һәм көрәшчеләргә дәрәҗәле исемнәр бирә алачаклар.

Чит илләрдән килүче көрәшчеләргә хөкемдарлык итәргә җиңел булды. Чөнки аларда тәрбия икенче. Балл яки кисәтү бирсәң, аны тиешенчә кабул итә беләләр. Үз гомеремдә күп хөкемдарлык итәргә туры килде, Сабантуйлардагы, төрле бәйгеләрдәге безнең көрәшчеләребез кебек хөкемдар белән килешмичә, үз фикерен белдермиләр алар. Көрәш барышында килеп туган бөтен сорауларны тренерлар хәл итә. Аннан соң бер яңалык керткәннәр: көрәш барышында хөкемдар фикере белән риза түгелләр икән - көрәшченең остазы спортчының футболка төсендәге кубикны келәмгә тәгәрәтеп кертеп җибәрә. Көрәш туктатыла, шунда ук видеокарау үткәрелә. Шунысы кызганыч, трибуналар буш булса да, күп кеше ярышларны карарга билет таба алмады. Көрәшнең урта бер җирендә билетлар сатылгач кына Көрәш сарае бераз халык белән тулды. Уеннарга Израиль, Иран, Монголия, Белоруссия, Литвадан һ.б. илләрдән көрәшчеләр килгән иде. Кыргызларның кайбер алымнары берникадәр татар көрәшенә охшаган. Безнекеләр көрәшкәндә, Россия хөкемдарлары читтә торды, келәмдә чит ил хөкемдарлары эшләде. Көндәшләргә караганда безнең спортчылар бер башка югарырак иде. Тренерлар: "Сыбызгы сызгыруга ук, тиешле алымнарны кулланып, көндәшләрне бөтереп алырга кирәк!" - дигән бурыч куйганнардыр, мөгаен. Нәтиҗәдә безнекеләр бер минут эчендә бишәр балл эшләп алдылар.

Семинарлар, ярышлар барышында чит ил кешеләре белән тел белмәгәнлектән аралашу кыен булды. Күп очракта волонтерлар ярдәмгә килде. Ә инде бәйге барышында көрәш телендә аңлаштык. Миңа америкалы Питер исемле хөкемдар белән бергә эшләргә туры килде. Күбесенчә бармаклар белән сөйләштек. Икебез дә спорт "теле"н белгәч, хәрәкәтләр белән аңлашырга җиңелрәк булды. Телне "сындырып" бүтән темага кереп китеп булмады инде, билгеле. Миңа Казанның Парк Инн кунакханәсендә Гайзер исемле бер көньякафрикалы спортчы белән бергә урнашырга туры килде. Мин ишектән килеп кергәндә үк дусларча елмаеп каршы алды, бер кочак сорауларга күмде.Бер көннән соң кичке якта махсус авылга кайтып, Зур Сәрдек мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлия апа Хисаметдиновадан дүрт телдәге сүзлек алып килдем. Их, ник мәктәптә укыганда яхшылап өйрәнмәдем икән, үкенеп тә куйдым әле.

Безнең республикадан Уеннарда көрәш буенча хөкемдар булып бары алты гына кеше катнашты. Ел дәверендә республиканың төрле бәйгеләрендә хөкемдар булып эшләүчеләрнең эшләрен анализлап, сайлап алдылар.

Универсиада минем тормышыма тагын шул ягы белән үзгәреш кертте - миңа халыкара класслы хөкемдар сертификаты бирделәр. Хәзер мин FILA реестрына кергән ярышларда хөкемдар булып катнаша алачакмын.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU