Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Уңган, булган егет

Мәктәп елларында ук нинди дә булса фәнгә тартылып, шул өлкәдә фәнни эшләр язып, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып чыныгу алган укучылар белем алуларын махсус урта, югары уку йортларында дәвам иткән вакытта да югалып калмый, билгеле. Кукмарада да андый яшьләр шактый. Студентлар көне уңаеннан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган тантанада катнашып, Россиянең мәгариф...

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Иоргачева җитәкчелегендә Мәскәүгә барып та сыйныфташлары Айнур Гаязетдинов, Эльмир Галимовлар белән берлектә "Диалог- аңлашуга юл" дип исемләнгән этноара конференциядә уңышлы чыгыш ясап кайталар алар. Ә компьютер, ip технологияләргә тартылуында Искәндәр информатика укытучысы Гөлназ Шакировага рәхмәтле. "Яшь программист" республика конкурсында катнашып, 2008 елда - икенче, узган ел исә беренче урынны яулый ул. Әнә шулай шактый тир түгеп яуланган күпсанлы җиңүләрдән соң гына якташыбыз проектта катнашуга гариза бирә, аны 2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның талантлы яшьләре исемлегенә кертәләр.
-Тантанага укучылар, студентлар, аспирантлар, мөгаллимнәр, мөхтәрәм кунаклар чакырылган иде. Котлау сүзләреннән соң бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР мәгариф һәм фән министры Айрат Гыйльметдиновлар тапшырды. Грант алу миңа алга таба да уңышларга ирешүгә, эзләнүләргә этәргеч бирәчәк. Әлеге зур бүләккә ия булуымда Кукмара беренче гимназиясе укытучыларының, аеруча директор В.Касыймов, сыйныф җитәкчем Р.Галимова, хезмәт укытучысы Ә.Галләмоваларның өлеше зур булды, мин аларга аеруча рәхмәтле,- ди Искәндәр.
Якташыбыз университетта да яхшы укый, кышкы сессиясен дә дүрт һәм биш билгеләренә генә тәмамлаган. Белем нигезләрен тырышып үзләштерүдән тыш, факультетның җәмәгать тормышында да актив катнаша, "Эчке Лига" КВН командасында чыгыш ясый ул. Булганнан бар да була - сүз юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU