Сәрдәүчтә “Көзге Кубок – 2017” спорт ярышларының икенче этабы үтте (фото)
Спорт

Сәрдәүчтә “Көзге Кубок – 2017” спорт ярышларының икенче этабы үтте (фото)

Сәрдәүч авылы трассасында чаңгы роллер һәм велосипедта узышу буенча "Көзге Кубок - 2017" спорт ярышларының икенче этабы узды. Ярышларда 49 яшүсмер һәм 32 кыз катнашты.

Яшүсмерләр арасында Аскар Галимьянов (Ош.Юмья) - өченче, Олег Зайцев (Ош.Юмья) - икенче, Ленар Ибәтов (Ош.Юмья) беренче урыннарны алды.

Кызлар арасында өченче урында - Алина Акашкина (Ош.Юмья), икенче урында - Ксения Баймакова (Нырья), беренче урында - Анна Арсентьева (Нырья).

Зөһрә Мохтарова хәбәре һәм фотолары


Нет комментариев