Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ

12 ноябрьдә Арча шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең I спартакиадасының зона ярышлары үткәрелде.

Ярышларга шахмат, шашка, кул көрәше, дартс, бочче, пауэрлифтинг, голбол кебек спорт төрләре кертелгән иде. Бу ярышларда безнең команда уңышлы чыгыш ясады:
Шахмат - Альберт Сәләхов (Кукмара) - I урын.
Шашка - Николай Большов (Ядегәр) - II урын.
Кул көрәше - Илмир Владимиров (Кукмара) - II урын,
Динар Галимуллин (Кукмара) - IV урын.
Дартс - Зөлфия Әгъләмова (Кукмара) - I урын.
Пауэрлифтинг - Валерий Николаев (Ош.Юмья) - I урын.
Шашка - Радик Габдуллин (Кукмара) - II урын.
Дартс - Мәгъсүм Сәлимгәрәев (Кукмара) - IV урын.
Призлы урын алган спортчыларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Гомуми зачетта безнең "Аргамак" командасы III урынны яулауга иреште. Ярышка бару өчен иганәчелек ярдәме күрсәткән Шамил Мөнировка рәхмәтебезне белдерәбез.
Д.ГАЛИӘХМӘТОВ

4-6 ноябрьдә Казанда Бокс үзәгенең «Али» исемендәге газетасы призына балалар, яшүсмерләр һәм олылар арасында өченче традицион турнир узды. "Зилант" спортмәктәбендә тәрбияләнүче Адель Заһидуллин (тренеры Л.Галиев) 80 килограммлы үлчәүдә өченче урынны алды.
***
"Зилант" спортмәктәбенең 1999-2000 елгы кызлар волейбол командасы Алия Вахитова, Чулпан Галимова, Надежда Исланова, Дарья Иванова, Анна Искандерова, Альбина Якимова, Гөлназ Мөхәрләмова, Аделя Җиһаншина составында (тренерлары А.Вахитов, И.Шапеев, Ф.Галимуллин, Р.Газизова) Яр Чаллы шәһәрендә 3-6 ноябрьдә узган республика беренчелегендә икенче урынны яулады.
***
9 ноябрьдә "Зилант" спортмәктәбендә 32 спортчы катнашында боксчыларның гомуми физик әзерлек буенча ярышлары үтте. Үз төркемнәрендә лидерлар булып Адель Галиев, Ленар Шәйхетдинов, Таһир Ярмиев, Эдаруд Иванов танылдылар.
***
Шайбалы хоккей буенча ТР Беренчелегенә һәм "Алтын алка" клубы призының Бөтенроссия ярышларына әзерләнү максатыннан "Олимп" спорт клубында хоккей командалары белән иптәшләрчә очрашулар еш үткәрелә. 6 һәм 9 октябрьдә Мамадыш командасы белән бәйгеләр оештырылган иде. Тренер-укытучы И.Ганиев кул астында шөгыльләнүчеләр кунакта 6:3 белән җиңеп кайтсалар, Кукмарада алар күршеләргә 2:1 белән бирелделәр.
2001 елгылар арасында булган иптәшләрчә очрашуда Казанның "Зилант" командасын безнең хоккейчылар 10:1 һәм 9:1 белән җиңделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X