Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Спорт

Шахмат буенча район чемпионаты төгәлләнде

Кукмараның шахмат клубында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында классик шахмат буенча район чемпионаты төгәлләнде. Турнир 7 турдан торды. Беренче урын өчен көрәшкә соңгы турда Данис Газизов (Зур Кукмара урта мәктәбе) һәм Азаль Муртазин (Манзарас) арасында булган очрашуда нокта куелды. Ярыш бик кискен, өч сәгать дәвамында барды. Өченче сәгатьнең...

Кукмараның шахмат клубында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында классик шахмат буенча район чемпионаты төгәлләнде. Турнир 7 турдан торды. Беренче урын өчен көрәшкә соңгы турда Данис Газизов (Зур Кукмара урта мәктәбе) һәм Азаль Муртазин (Манзарас) арасында булган очрашуда нокта куелды. Ярыш бик кискен, өч сәгать дәвамында барды. Өченче сәгатьнең соңгы минутларында гына Азаль моңа кадәр ныклы адымнар белән барган Данисны уенның иң кискен моментында ялгышырга мәҗбүр итте. Һәм ул җиде мөмкинлектән җиде очка җыеп чемпион калды.
Икенче урында лицей укучысы Даниил Назаров - 5,5очко. Шушы ук белем бирү йортыннан Тимур Ямалов матур уен күрсәтеп (5,5 очко) өченче урынны алды.
Кызлар арасында Манзарас урта мәктәбеннән Әлфия Гыйләҗева 4,5 очко белән беренче урынны алды. Икенчедә гимназия укучысы Зөбәйдә Абдулбарова - 4 очко. "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүче Дина Ситдикова 3, 5очко белән өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев