Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Милли көрәш турнирында 90нан артык көрәшче катнашты

Урамда тынны куырып алырдай, 30 градустан артык салкын һава торышы булганлыктан, район башлыгы призына үткәрелүче ярышка килүчеләр аз булыр инде, дип шикләнгән идем. Юкка булган - үткән шимбәдә Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорткомплексы көрәшчеләр белән генә түгел, тамашачылар белән дә тулы иде. Ел дәвамында төрле турнир-бәйгеләргә, Сабантуйга старт бирүче әлеге...

Урамда тынны куырып алырдай, 30 градустан артык салкын һава торышы булганлыктан, район башлыгы призына үткәрелүче ярышка килүчеләр аз булыр инде, дип шикләнгән идем. Юкка булган - үткән шимбәдә Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорткомплексы көрәшчеләр белән генә түгел, тамашачылар белән дә тулы иде. Ел дәвамында төрле турнир-бәйгеләргә, Сабантуйга старт бирүче әлеге ярышта 11 авыл җирлегеннән килгән 90нан артык көрәшче келәмдә үз көчен сынады.



Район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда Беренчелеге өченче ел рәттән үткәрелә. Язманың исеменә үк Олыяз исемен кертү дә юкка түгел - өченче ел инде әлеге җирлек командасы турнирның җиңүчесе буларак күчмә кубокны үзләрендә калдыра. Әнә, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да: "Ут уйнатып эшли дә, ярышларда катнашып җиңә дә, күңелле ял да итә белә безнең халык. Район күләмендә генә түгел, республика, Россиядә үтә торган бәйгеләрдә көч сынашырдай спортчыларыбыз, көрәшчеләребез бар безнең. Спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр тудырылган, теләк кенә кирәк. Ә бүген мин сезгә имгәнүләрсез, чиста җиңүләр телим", - дип, ярышка килүчеләрне тәбрикләгәннән соң, Олыяз командасыннан ике егеткә бүләкләр тапшырды. Югары Казаклар авылыннан Ринат Дәүләтшин да, Олыяздан Нәфис Галиев та узган ел яшүсмерләр арасында узган Россия чемпионатында чемпион титулын яулаганнар иде. (Ринат бу исемгә өченче тапкыр лаек булды. -авт.). Тренерлары, инде дүртенче ел рәттән "Татарстанның иң яхшы балалар тренеры" исемен алган Илсур Нәҗмиев бигрәк үз эшенең фанаты шул - бу көнне дә бәйгегә шул җирлектән үзендә шөгыльләнүче төрле яшьтәге 17 спортчыны туплап килгән. Кайчан карама, ике келәмдә бил алышучылар янында үзенекеләренә киңәшләрен биреп Илсур бөтерелә.

-Эш күпме спортчыны әзерләп килүдә, ягъни санда түгел, ә сыйфатта, соңгы нәтиҗәдә, - дип, үз фикерен дә әйтергә өлгерде ул. -Бүген менә минем түгәрәккә йөрүче егетләр безнең командага каршы көрәшәләр. Каршы килмәдем - чөнки һәркем үз төбәгенең исеме өчен көч сынашырга, үз авылын якларга тиеш.

Тренерның фикеренә кушылып, Олыяз егетләре турында тагын берничә җөмлә әйтәсе килә. Аның берсе - узган ел Татарстан Беренчелегендә чемпион калган, биш ел рәттән район җыелма командасы составында Кукмара данын яклаган, Илсур абыйсы әйтмешли, "инде өлгереп җиткән көрәшче" - Илнур Гобәйдуллин. Аягын авырттыру сәбәпле, Илнур хәзергә бәйгеләрдә катнаша алмый. Бу көнне иртәдән кичкә кадәр тамашачылар арасында булып, һәр мизгелне кызыксынып күзәтте ул. "Өйдә тик йөргәнче дип килдем әле, Сабантуйларда көрәшеп булмаса да, соңрак Татарстан Беренчелегенә әзерләнә башлыйм", - дип, уй-хыяллары белән уртаклашты егет.
Россия чемпионы исемен йөртүче икенче олыязлы Нәфис Галиев бу көнне өлкәннәр арасында үз көчен сынап караган иң яшь көрәшчеләрнең берсе иде. Аңа әле 16 гына яшь. 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ул Чишмәбаш егете Фарис Билалов белән очрашты. Тәҗрибәле көрәшче Нәфисне биш секунд эчендә келәмгә салып, чиста җиңүгә иреште.

-Мин Фариска каршы тәҗрибә тупларга дип кердем, шул вакыт эчендә дә берникадәр аны аңлап өлгердем, - ди Нәфис.
Менә кайда ул төшенкелеккә юл куймау, чын күңелдән көрәшкә бирелү, үҗәтлелек.

...Елый-елый көрәшкән, кашы, маңгае ярылып, аяк-кулын авырттырып та яңадан келәмгә чыккан көрәшчеләргә карап: "Чыннан да, бу спортчыларда көч, гаярь яшьлек, үҗәтлек", - дип сокланасың. Җиңелү ачысыннан гарьләнеп елап утырган яшүсмерләрне күреп, ирексездән елмаеп та куясың. Димәк, мондый спортчыларыбыз булганда, татарлар белән рәттән удмурт, рус егетләре бил алышканда, көрәш яшәячәк, көрәш сөлгесе үз данын югалтмаячак әле.

Яшьләр арасында үз үлчәү авырлыкларында Аш-Буҗидан Илгиз Галимов (30 кг.), Зур Сәрдектән Гомәр Корбангалиев (35 кг.), Адайдан Айнур Галимҗанов (40 кг.), Олыяздан Айдар Галиев (45 кг.), Манзарастан Кәрим Садыйков (50 кг.), Түбән Үрәстән Василий Степанов (55 кг.), 1нче гимназиядән Заһир Әхкәмов (60 кг.), 4нче мәктәптән Рамазан Фатыйхов (65 кг.), Ядегәр Ринат Закиров (70 кг.), Нырьядан Дмитрий Ивановлар (70 кг. югары) батыр калдылар.
Өлкәннәр арасында Олыяздан Динар Фәттахов (65 кг.), Түбән Үрәстән Владислав Сафаров (75 кг.), Зур Сәрдектән Фарис Билалов (85 кг.), Олыяздан Ринат Дәүләтшин (100 кг.), Ядегәрдән Фәнил Исмәгыйлевлар (100 кг. югары) җиңү яуладылар. Күчмә Кубок Олыяз командасына бирелде.

Шулай ук бу көнне футбол буенча тренер Фәрит Сәйфетдиновка "Физик тәрбия һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе бирелде.

ПРИЗЛЫ УРЫННАРНЫ ЯУЛАУЧЫЛАРНЫҢ ИСЕМЛЕГЕ:

1998 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында
30 кг.

1.Илгиз Галимов, Аш-Буҗи.
2.Ильяс Хаҗиев, Олыяз.
3.Рәзил Сабирҗанов, Аш-Буҗи.
35кг.
1.Гомәр Курбангалиев, Зур Сәрдек.
2.Наил Шамбазов, Аш-Буҗи.
3.Павел Филиппов, Нырья.
40 кг.
1.Айнур Галимҗанов, Адай.
2.Инсаф Корбангалиев, Аш-Буҗи.
3.Инсаф Садиков, Манзарас.
45 кг.
1.Айдар Галиев, Олыяз.
2.Илсаф Шакирҗанов, Байлангар.
3.Айнур Исхаков, Мәмәшир.
50 кг.
1.Кәрим Садыков, Манзарас.
2.Андрей Федотов, Түбән Үрәс.
3.Илшат Яруллин, Байлангар.
55 кг.
1.Василий Степанов, Түбән Үрәс.
2.Александр Носов, Нырья.
3.Рөстәм Гыймадиев, Манзарас.
60 кг.
1.Заһир Әхкәмов, 1нче гимназия.
2.Рәмзил Галимуллин, Вахит.
3.Искәндәр Гатин, Байлангар.
65 кг.
1.Рамазан Фатыхов, 4нче урта мәктәп.
2.Раил Сәләхетдинов, Олыяз.
3.Рәис Зарипов, Адай.
70 кг.
1.Ринат Закиров, Ядегәр.
2.Рәзил Галиев, Поч.Кучук.
3.Рамил Сабитов, Ядегәр.
70 кг.нан югары
1.Дмитрий Иванов, Нырья.
2.Айдар Караев, Арпаяз.
3.Булат Кәримуллин, Байлангар.

Өлкәннәр арасында

65 кг.
1.Динар Фәттахов, Олыяз.
2.Илнур Бәдретдинов, Олыяз.
3.Рамиз Исрафилов, Кукмара.
75 кг.
1.Владислав Сафаров, Түбән Үрәс.
2.Айнур Нәҗмиев, Олыяз.
3.Ришат Дәүләтшин, Олыяз.
85 кг.
1.Фарис Билалов, Зур Сәрдек.
2.Нәфис Галиев, Олыяз.
3.Самат Гыймадиев, Әсәнбаш.
100 кг.
1.Ринат Дәүләтшин, Олыяз.
2.Ринат Сәләхетдинов, Туембаш.
3.Рөстәм Газизуллин, Зур Кукмара.
100 кг.нан югары
1.Фәнил Исмәгыйлев, Ядегәр.
2.Ринат Хәйруллин, Зур Сәрдек.
3.Фәһим Кадыйров, Сәрдекбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев