Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмаралылар инвалидлар арасында узган Татарстан чемпионатында катнашты

Баулыда җиңел атлетика буенча инвалидлар арасында Татарстан чемпионаты үтте. Анда безнең районнын "Аргамак" командасы актив катнашты. Валерий Николаев (Ош.Юмья) 200 метр араны йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә, Мөнир Гыймадиев (Кукмара) 1300 метр арага йөгерүдә өченче урыннарны яуладылар. Ә Каенсар авылыннан Эльвира Аскарова коляскада узышу буенча 200 метр һәм 800 метрлы дистанцияләрне...

Баулыда җиңел атлетика буенча инвалидлар арасында Татарстан чемпионаты үтте. Анда безнең районнын "Аргамак" командасы актив катнашты. Валерий Николаев (Ош.Юмья) 200 метр араны йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә, Мөнир Гыймадиев (Кукмара) 1300 метр арага йөгерүдә өченче урыннарны яуладылар. Ә Каенсар авылыннан Эльвира Аскарова коляскада узышу буенча 200 метр һәм 800 метрлы дистанцияләрне икенче булып узды.

Кукмара беренче гимназиясеннән Тимур Антипов 200 метр, 1500 метр араларга йөгерүдә беренчелекне бирмәсә, озынлыкка сикерүдә икенче урынны алды. Ядегәрдән Илгиз Әхмәдуллин ядрә этүдә призлы өченче баскычка күтәрелде.

Югары Комар авылында яшәүче Алексей Семенов 1500 метр арага йөгерүдә беренче килде. Валентина Борисова (Кукмара) озынлыкка сикерүдә икенче, 100 метр арага йөгерүдә өченче урынга лаек булды.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=800.lGCdq--PTUnj0hv4DLXx-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев