Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмарада “Вахитка” футбол клубы призына мини-футбол буенча турнир узды (нәтиҗәләр)

Кукмарада "Вахитка" футбол клубы призына мини-футбол буенча турнир оештырылды. Кукмарада яшәүче шәхси эшмәкәр,"Вахитка" футбол командасының капитаны, күп кенә спорт ярышларының иганәчесе булган Ленар Хадеевның матди ярдәме белән үткәрелгән турнирда районыбызның 16 футбол командасы үз көчен сынады. Бәйгедә "Строй-ГАРАНТ" командасына тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарда "Вахитка" һәм Зур Сәрдек командалары калды. Дүртенче...

Кукмарада "Вахитка" футбол клубы призына мини-футбол буенча турнир оештырылды. Кукмарада яшәүче шәхси эшмәкәр,"Вахитка" футбол командасының капитаны, күп кенә спорт ярышларының иганәчесе булган Ленар Хадеевның матди ярдәме белән үткәрелгән турнирда районыбызның 16 футбол командасы үз көчен сынады. Бәйгедә "Строй-ГАРАНТ" командасына тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарда "Вахитка" һәм Зур Сәрдек командалары калды. Дүртенче урында - Степан Разин командасы. Уеннарның иң яхшы капкачысы булып Рашат Гыйльметдинов ("Вахитка") танылды. Иң яхшы һөҗүмче, иң яхшы сакчы исемнәренә Рифат Галиев ("Строй-ГАРАНТ") һәм Рамил Әхмәтов (Степан Разин) лаек булдылар. Уенның иң яхшы уенчысы исеме Зур Сәрдектән Газиз Хасановка бирелде. Әлеге уенчыларга һәм җиңүче командаларга ярышның иганәчесе тарафыннан әзерләгән истәлек бүләкләре, медальләр, акчалата призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев