Кукмарада Татарстанның хоккей Федерациясе призына финал уеннары узды (фото)
"Олимп" Боз сараенда үткән ярышта 2008 елгы командалар көч сынашты. Финалга чыккан Арчаның "Драконнар", Казанның "Дулкын", Кама Полянасының "Олимпия", Алабуганың "Көмеш бүреләр", Кукмараның "Олимп", Әлмәтнең "Нефтяник", Түбән Каманың "Нефтехимик", Яр Чаллының "Чаллы" командалары арасында кискен уен барды. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Түбән Каманың "Нефтехимик", 2 урынны - Әлмәтнең...
"Олимп" Боз сараенда үткән ярышта 2008 елгы командалар көч сынашты. Финалга чыккан Арчаның "Драконнар", Казанның "Дулкын", Кама Полянасының "Олимпия", Алабуганың "Көмеш бүреләр", Кукмараның "Олимп", Әлмәтнең "Нефтяник", Түбән Каманың "Нефтехимик", Яр Чаллының "Чаллы" командалары арасында кискен уен барды.
Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Түбән Каманың "Нефтехимик", 2 урынны - Әлмәтнең "Нефтяник", 3 урынны Алабуганың "Көмеш бүреләр" командасы алды.
"Иң яхшы капкачы" номинациясендә Самир Гәрәев ("Нефтяник"), "Иң яхшы яклаучы"да Марат Гафаров ("Көмеш бүреләр"), "Иң яхшы һөҗүмче"дә Артем Березин ("Нефтехимик"), "Иң оста уенчы"да Рамазан Хәлиуллинга ("Олимп") тиңнәр булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев