Кукмарада Татарстан беренчелегенә хоккей матчлары узды (фото)
Спорт

Кукмарада Татарстан беренчелегенә хоккей матчлары узды (фото)

14 һәм 15 октябрьдә "Олимп" Боз сараенда Татарстан беренчелегенә хоккей матчлары узды.

Беренче көнне 2006 елгы командалар: Кукмараның "Ягуар" һәм Казанның "Дулкын" командалары уйнады. Уен 7:2 белән "Ягуар" файдасына төгәлләнде.

Икенче көнне 2007 елгы командалар: Кукмараның "Легион" һәм Буаның "Арктика" командалары уйнады. Уен 8:1 исәбе белән "Легион" файдасына төгәлләнде.

Зөһрә Мохтарова хәбәре һәм фотолары


Нет комментариев