Кукмара йөзүчеләре республика Чемпионатында катнашты
"Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр йөзү буенча республика Чемпионатында катнаштылар.
Илфира Шәрипова (беренче тренеры - Эдуард Хөсәенов, хәзергесе - Альберт Закиров) 200 метрга комплекслы йөзүдә спорт мастерлыгына кандидат нормасын, ә Сәйдәш Шәймарданов (тренеры - Альберт Закиров) 100 метрга комплекслы йөзүдә I разряд өлкәннәрнең нормасын үтәде.
Илфира Шәрипова сайлап алуны узды. Ул Пенза шәһәрендә йөзү буенча узачак Идел буе Федераль округы һәм Россия беренчелегендә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев