Кукмара шахматчыларына тиңнәр юк
Уржумда шахмат буенча үткән төбәкара турнирдан Кукмараның өч командасы да күркәм нәтиҗәләр белән кайтты. Төп команда (Айнур Җиһаншин, Илгиз Хаҗиев, Рөстәм Миннеханов, Владислав Абдулов, Диана Гарафетдинова) Уржумның көчле командасын 3:2 белән җиңеп, беренче урынны яулады. Ветераннар төркемендә безнең ветераннар Рәис Камалов, Альберт Сәлахов, Хәйдәр Гарипов, Нәкыйп Шәймәрданов, Маргарита Закировалар җиңү...
Уржумда шахмат буенча үткән төбәкара турнирдан Кукмараның өч командасы да күркәм нәтиҗәләр белән кайтты. Төп команда (Айнур Җиһаншин, Илгиз Хаҗиев, Рөстәм Миннеханов, Владислав Абдулов, Диана Гарафетдинова) Уржумның көчле командасын 3:2 белән җиңеп, беренче урынны яулады.
Ветераннар төркемендә безнең ветераннар Рәис Камалов, Альберт Сәлахов, Хәйдәр Гарипов, Нәкыйп Шәймәрданов, Маргарита Закировалар җиңү яуладылар.
Яшь шахматчылар да булдырдылар. Даниил Назаров, Алесандр Ишмикеев, Кәрим Гайнуллин, Рамазан Халиуллин, Полина Гареевалардан торган команда укучылар төркемендә бронза медаль яуладылар. Кукмаралыларның уңышында әлеге турнирга барырга ярдәм күрсәткән Кукмара тегү фабрикасы директоры Рафаэль Головның да өлеше зур.
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев