Кукмара көрәшчеләре командасы республика турнирында икенче урынны алды
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең яшь көрәшчеләр командасы 2001 елгы яшүсмерләр арасында Теләчедә узган республикакүләм милли көрәш турнирында катнашты. Ярыш Татарстанның халык, Россия һәм Башкортостанның атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара спорт мастеры Салават Фәтхетдинов призына үтте. Үз үлчәү авырлыкларында түбәндәге спортчыларыбыз чемпион калды: Илшат Гыйниятуллин (Зур Сәрдек гимназиясе, укыт.Ф.Кадыйров), Илгиз Галимов...
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең яшь көрәшчеләр командасы 2001 елгы яшүсмерләр арасында Теләчедә узган республикакүләм милли көрәш турнирында катнашты. Ярыш Татарстанның халык, Россия һәм Башкортостанның атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара спорт мастеры Салават Фәтхетдинов призына үтте.
Үз үлчәү авырлыкларында түбәндәге спортчыларыбыз чемпион калды:
Илшат Гыйниятуллин (Зур Сәрдек гимназиясе, укыт.Ф.Кадыйров), Илгиз Галимов (Зур Сәрдек гимназиясе, укыт.Ф.Кадыйров), Павел Филиппов (Нырья мәктәбе, укыт.Э.Макаров).
Көмеш медаль ияләре:
Илсаф Фәхретдинов (Зур Сәрдек гимназиясе, укыт.Ф.Кадыйров), Булат Кәримуллин (Байлангар мәктәбе, укыт.И.Нәҗмиев), Ислам Мөхәммәтнуров (Түбән Өскебаш мәктәбе, укыт. И.Исламов).
Бронза медальгә ия булучылар:
Алексей Данилов (Нырья мәктәбе, укыт.Э.Макаров), Инсаф Садиков (Манарас мәктәбе, укыт.Т.Әхкәмов), Абделсамат Шакиров (Байлангар мәктәбе, укыт.И.Гыймадетдинов).
Гомумзачетта Кукмара районы командасы икенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев