Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Исеме Мактау китабында

Илдар Ганиев - Кукмара хоккеен данлы иткән шәхес. "Алтын алка" клубы призына үткәрелеп килгән ярышларда ул җитәкләгән Кукмара хоккейчылары 1993, 1994, 1995, 1996, 1997 елларда Татарстан республикасы чемпионнары булдылар. Россия күләмендә хоккей ярышларының финалларына чыгып, 1995 елда - җиденче, 1996 елда - икенче, 1997 елда дүртенче урыннарны яулауга ирештеләр. Район,...

Илдар Ганиев - Кукмара хоккеен данлы иткән шәхес. "Алтын алка" клубы призына үткәрелеп килгән ярышларда ул җитәкләгән Кукмара хоккейчылары 1993, 1994, 1995, 1996, 1997 елларда Татарстан республикасы чемпионнары булдылар.
Россия күләмендә хоккей ярышларының финалларына чыгып, 1995 елда - җиденче, 1996 елда - икенче, 1997 елда дүртенче урыннарны яулауга ирештеләр. Район, республиканың зона ярышларында алган беренче урыннарны, башка төр турнирларда җиңүләрне санап чыгу гына да бик озакка китәр иде. Теләчегә барып эшләп, бер-ике елда кукмаралыларга каршы торырлык хоккей командасын аякка бастырды остаз. Шул балалары белән дә 6 тапкыр республика бәйге-турнирларында отарга өлгерә ул.
Кукмара "Олимп" боз сарае ачылгач, янә Кукмара балаларын хоккей серләренә өйрәтә башлады. "Норд" командасы хоккейчыларының күбесе инде үзләре әти булса да, балачакта үз иткән уеннарын ташламыйлар, һәр турнирда диярлек катнашып, җиңүләр яулыйлар, район җыелма командасының нигезен тәшкил итәләр. Боз сараеның "Орион" командасы - Илдар Ганиев шәкертләре. Гәүдәсе хоккей капкасы буе да булмаган малайлар башкалардан үҗәтлек, ныклык белән аерылып торалар. Алар республика ярышларында призлы урыннар яуларга өлгерделәр инде.
Тренер булып тугандыр ул Илдар Марсель улы. Мәктәптә 9-10 сыйныфларда укыганда ук балаларны җыеп, күнегүләр үткәрә башлый. Җәмәгать тәртибендә, ягъни хезмәт хакы алмыйча үз куллары белән өч хоккей тартмасы корып чыга! Киез итек фабрикасында токарь булып эшли башлап, цех начальнигы дәрәҗәсенә кадәр үсә ул - бар яктан да килгән ир-егет. Чын спортчы тормышта югалмый, көрәшә-көрәшә үз кимчелекләрен җиңәргә дә, язмыш сынауларын уңышлы ерып чыгарга да өйрәнә. Ярышларда күпме яңа дуслар табыла, яман гадәтләрдән биздерүе турында әйтеп тә торасы юк! Остаз хәзерге балаларның физик үсеше өчен гаҗәеп яхшы шартлар булу, аны файдалана белү турында мавыгып сөйли.
"Татарстанның атказанган тренеры" исемен йөртүче Илдар Ганиевның исеме Бөтенроссия "Алтын алка" клубының Почет Китабына кертелгән. Ә аның үзе өчен иң зур куаныч - йөзләгән шәкертләренең әллә каян күреп, елмаюлы сәламләүләре. 50 яшьтә үзеңнең кирәк икәнеңне тоеп, яшьнәп яшәүдән дә зур мәртәбә бар микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU