Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырлар сафы яңара

21-22 февральдә Әлмәт шәһәрендә узган Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге халыкара милли көрәш турнирында илледән артык команда, биш йөзләп көрәшче арасында Кукмара командасы бишенче почетлы урынны яулап кайтты. Гел беренче урын алырга ашкынып торган команданың беренче бишлеккә керә алуы уңаеннан район Башлыгы Рауил Шәйдәүләт улының аларны зурлап чәй өстәле янына чакырып,...

-Соңгы ун ел йомгаклары буенча Кукмара көрәшчеләре республикада беренче урында дип табылды. Бу - спортчыларыбызның ифрат зур тырышлыгы, тренерларыбызның зирәк, төпле эше нәтиҗәсе. Район көрәш федерациясен үзе дә Татарстанның атказанган көрәшчесе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Шамил улы Хәлиуллин җитәкләгәч, яшь спортчыларны даими рәвештә ветераннар тәҗрибәсе үрнәгендә тәрбияләү тамырдан үзгәрде. Көрәшчеләребез арасында Татарстан, Россия чемпионнары бар, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф, сәламәтлекне саклау өлкәләрендә ирешкән уңышларыбызны дәвам итеп, спортта да район данын югары тотуыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диде үзенең чыгышында район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин һәм Россия, Татарстан чемпионы, районның баш батыры, тренер Таһир Әхкәмовка Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләген тапшырды. Район Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр шулай ук 2012 ел нәтиҗәләре буенча республиканың "Иң яхшы тренер"ы исеменә лаек булан РФ, ТР чемпионнары, тренерлар Илдар Хәбибуллин белән Илсур Нәҗмиевка (ул әле район әтиләр оешмасы җитәкчесе дә), яшьләр арасында Россия, Татарстан чемпионы Айнур Нәҗмиев, Россия, Татарстан бәйгеләрендә чемпион исемнәре һәм күп мәртәбәләр призлы урыннар яулаган район спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов, тренер-көрәшчеләр Нуретдин Зыятдинов, Фәнил Исмәгыйлев, Илмар Шәймәрданов, көрәшчеләр Динар Фәттахов, Илнур Бәдретдинов, Рамиз Исрафилов, Фарис Билалов, Илфат Хәбибуллин, Рөстәм Фатыйхов, Рәзил Мифтахов, Ринат Хәйруллиннарга да тапшырылды.
-Шунысы куанычлы, күп көрәшчеләребез балалар белән остаз буларак та шөгыльләнә. Яшь көрәшчеләребезнең һәр ярышта диярлек республикада беренчелекне бирмәве өлкән буынның бай тәҗрибәне уңышлы файдалана белүеннән тора, - диде Рафак Хәлиуллин. - Муса Җәлил исемендәге турнирда иң яңарган, яшь команда безнеке булды. Шуңа күрә бу уңыш аеруча сөендерә.
-Минем үземә спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә туры килде. Шуңа күрә инанып әйтәм: көрәш аерата зур тырышлык, үҗәтлек сорый. Шуңадыр да халкыбыз өчен иң борынгыдан хөрмәтле спорт төре булып милли көрәш килә, - дип сөйләде Илмар Шәймәрданов район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткергәндә. - Районда физкультура-спорт белән мавыгу өчен бөтен мөмкинлекләр бар: "Зилант", "Ялкын" спорткомлекслары, боз сарае, тагын күпме спортзаллар ел саен сафка баса - шөгыльлән генә, таза-сау булып үс!
Очрашуда мәктәпләрдә көрәш белән шөгыльләнгән балаларның Казанда уку йортларына кергәч, югалып калмауларын кайгыртып, көрәш мәйданнарында чыныктыручы Зур Кукмараның шөһрәтле улы Илдар Хәбибуллинга карата да җылы сүзләр әйтелде.
Замана җәмгыятьнең һәр тармагына коммерция йогынтысы сеңдерә. Кайбер районнар, командаларына профессиональ спорттагы кебек легионерлар туплап ("сатып алып" дип укы!), югарыдагы урыннарны яуларга омтыла.
Республика көрәш турнирларында Кукмара көрәшчеләре дә башка командалар данын яклап көрәшә. Ә Кукмара командасы шулай да барыбер республикада иң көчле команда санала. Турнирларда кукмаралылар белән көч сынашырга туры килсә, башка команда тренерлары һәрчак хафага төшә...
Алда сабантуйлар. Россиянең кайсы төбәгендә узсалар да, Кукмара көрәшчеләре мәйдан уртасында, җиңүчеләр арасында булыр.
Май аенда яшьләр арасында милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге Кукмара җирлегендә уздырылачак. Бу яшь спортчылар җаваплылыгын икеләтә-өчләтә арттыра. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, баһадирларыбыз, бүләкләрнең зурракларына да лаек сез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU