Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Автохан" Кубогы Урта Шөнгә китте

Күптән түгел "Олимп" боз сараенда 1995-96 елда туган яшүсмерләрнең авыл командалары арасында "Автохан" Кубогына хоккей буенча турнир үткәрелде. Турнир 200 метрга шорт-трек (тимераякта узышу) белән башланып китте, шуның нәтиҗәсендә командалар арасында җирәбә салу үткәрелде. Спортның бу төрендә Урта Шөн авылыннан Рүзәл Галиәкбәров җиңү яулады. Уеннар арасында тамашачылар яшь фигурачылар, Кукмарадагы...

Командалар ике тапкыр җиңелүгә кадәр уйнады. Алты уеннан соң җиңүче булып Вятка Аланы районының Урта Шөн авылы командасы танылды. "Иң яхшы капкачы" исемен Рамил Яппаров (Вахит һәм Олыяз авылы җыелма командасы), "Иң яхшы сакчы" исемен Фәнүзә Кадыйрова (Аш. Буҗи һәм Купка җыелма командасы), "Иң яхшы һөҗүмче" исемен Александр Габидуллиннар (Урта Шөн ) яуладылар.
Турнирны оештыручылар "Автохан" техник үзәге генераль директоры Гафур Мөхәрләмов, аның абыйсы Ханнан (Мәскәү шәһәре) һәм энесе Зәки (Саратов шәһәре) Шаһабетдиновларга рәхмәт белдерә.Тамашачылар, хоккей сөючеләр әлеге турнирның оештырылуыннан бик канәгать булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU