Командалар зур комплектлы һәм аз комплектлы мәктәпләр категорияләренә бүленгән иде.
Манзарас мәктәбендә шахмат ярышлары узды. Анда районның гомуми белем бирү учреждениеләре командалары катнашты. Алар зур комплектлы һәм аз комплектлы мәктәпләр категорияләренә бүленгән иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча зур комплектлы мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
- 1нче урын — Манзара мәктәбе;
- 2нче урын — Янил урта мәктәбе;
- 3нче урын — Кукмара күппрофильле лицее.

Аз комплектлы мәктәпләр арасында:
- 1нче урын — Сәрдекбаш урта мәктәбе;
- 2нче урын — Түбән Өскебаш төп мәктәбе;
- 3нче урын — Мәмәшир урта мәктәбе.

Фото: Район мәгариф идарәсе
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев