Кукмарада район башлыгы Кубогына узган футбол турниры нәтиҗәләре билгеле
Турнирда Кукмара, Нократ Аланы, Саба, Теләче районнарыннан, Казаннан 20 команда уйнады.
Узган шимбәдә Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда район башлыгы Кубогына футбол турниры узды. Турнирда Кукмара, Нократ Аланы, Саба, Теләче районнарыннан, Казаннан 20 команда уйнады.
Турнирны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны Кукмараның «Интер» командасы, 2 урынны — Казанның «Тулпар» командасы, 3 урынны — Нократ Аланының «Электрон» командасы, 4 урынны Байлар Сабасы командасы алды.
Турнирның иң яхшы уенчылары:
Иң яхшы капкачы — Альмир Иванов («Интер»)
Иң яхшы саклаучы — Данил Уразаев («Интер»)
Иң яхшы ярымсакчы — Руслан Вафин («Тулпар»)
Иң яхшы һөҗүмче — Нияз Сафиуллин («Байлар Сабасы»)
Иң яхшы бомбардир — Айдар Гаязов («Электрон»).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев