Ярышларда 18 яшь һәм өлкәнрәк ир-егетләр, 18 яшькә кадәрге үсмерләр һәм кызлар, хатын-кызлар катнаша.
Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район беренчелеге старт алды.
Бүген «Барс Арена» спорткомплексында ярышларның беренче этабы узды.
«Ярышлар 7 этапта үтәчәк. Декабрь аенда супер-финал була. Анда районнан теләге булган һәркем катнаша ала», — диде ярышлар судьясы Рөстәм Фәйзуллин.

Ярышларда 18 яшь һәм өлкәнрәк ир-егетләр, 18 яшькә кадәрге үсмерләр һәм кызлар, хатын-кызлар катнаша. Район башлыгы Сергей Димитриев та, башка еллардагы шикелле, ярышларның һәр этабында уйнаячак.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев