Кукмара районыннан Фәнүзә Кадыйрова хатын-кызлар хоккей лигасының (НХЛ) иң яхшы бомбардиры исемен алды
Райондашыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
Фәнүзәбезнең 9 май кичендә үткән уенда бер голы һәм командадашларына төгәл итеп бирелгән ике алкасы «Бостон» командасын җиңеп, ул уйный торган «Оттава Чардж» командасына хатын-кызлар хоккей-лигасының финалына чыгарга ярдәм итте.

Сәрдекбаш авылы кызы, дөньякүләм хоккей уйнаучы хатын-кызлар арасында гына түгел, спортның бу төрен үз итүчеләр арасында да танылу алган Фәнүзә Кадыйрованың 2025 елда Канаданың «Оттава Чардж» командасы белән бер елга килешү төзегәне турында хәбәр иткән идек инде.
Татар кызы Фәнүзә анда да сынатмый: ул бүгенге көндә хатын-кызлар хоккей лигасының (НХЛ) иң яхшы бомбардиры исемен алды. Котлыйбыз, Фәнүзәбездән яңа уңышлар көтәбез.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев