Уразада килеш онытылып ризык капсаң, ураза бозыламы?
Сорау-җавап.
“Ий Раббым! Миңа һәм ата-анама биргән {сансыз} нигъмәтләреңә шөкер итү {һәм} Син разый булган изге гамәлләр эшләү теләген күңелемә сал... Минем нәселемне изгеләрдән кыл... Мин тәүбә иттем һәм мин {гамәлләрен Сиңа тапшырган} мөселманнардан...”. (“Әхкаф” сүрәсе, 15 аять).
КӨН ХӘДИСЕ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
“{Төнлә торып} сәхәр ашаучыларга Аллаһы Тәгалә Үз Рәхмәтен ирештерә”. (Әхмәд). Әнәс ибне Мәликтән тапшырылган хәдистә исә “Таң {атар}алдыннан ашалган сәхәрдә {аерым бер} нигъмәт бар” дип әйтелә. (Бохари).
СОРАУ - ҖАВАП
СОРАУ:
Гадәттәгечә сәхәр ашап уразага кердем, ләкин көндез ризык әзерләгәндә, онытылып бер кашык аш шулпасын йоттым. И, гарьләнгәннәрем! Көн ахырында бит әле ул, җитмәсә...
ҖАВАП:
Уразада булганны онытып ашау һәм эчү уразаны бозмый. Әбү Хурайра исемле сахәбәдән риваять ителгән хәдистә хәбәр ителгәнчә, бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Кем уразада булуын онытып ашаса һәм эчсә, уразасын дәвам итсен {уразасын тәмамласын}. Дөрестән дә, аны Аллаһы Тәгалә Үзе ашатты һәм эчертте”. (Хәдис Бохари һәм Мөслим җыентыкларында китерелә). Әмма уразада булганны истә тотып, ризыкны татып караганда ул ялгышлык белән тамактан эчкә үтсә, бу очракта ураза бозыла. Шулай итеп, онытылып ашау-эчү уразаны бозмый, ялгышлык, ваемсызлык һәм игътибарсызлык аркасында су яки ризык йотып җибәрү уразаны боза.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев