Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Сорау-җавап

Рамазан аенда никах укытырга ярыймы?

Сорау-җавап.

КӨН АЯТЕ

«{Исламча яшәп} Сабыр иткәнегез өчен сәлам сезгә! Ахыргы йортыгыз {булган Җәннәт} нинди күркәм!». ("Рәгыд«сүрәсе, 24 аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

«Һәрнәрсәнең чистартучы зәкәте бар, сәламәт тәннең зәкәте ул — ураза». (Ибне Мәҗҗә, әл-Бәйхакый).

АҢЛАТМА:

Әгәр Аллаһы Тәгалә матди байлыкка ирешергә мөмкинлек бирде икән, мөселман шөкер итү йөзеннән һәм малын пакьләү максатыннан шул байлыкның 40/1 өлешен мохтаҗларга тапшырырга тиеш. Әгәр Аллаһы Тәгалә төзек акыл биргән икән, кеше намаз укырга тиеш. Әгәр Аллаһы Тәгалә тән саулыгы белән бүләкләсә, кеше ураза тотарга тиеш. Димәк: малның-акчаның зәкәте — кырыктан бер өлеше; акылның зәкәте — намаз; сәламәтлекнең зәкәте — ураза).

СОРАУ:
Рамазан аенда никах укытырга ярыймы?

ҖАВАП:
Шәригатьтә «Рамазан аенда никахлашырга ярамый» дигән тыю юк, шуңа күрә бу сорауга уңай җавап кына биреп була: әйе, ярый. Әмма никах чарасы бу айның үзенчәлеген исәпкә алып үткәрелергә тиеш:

  • имам катнашындагы никах мәрәсимен көндез үткәрергә рөхсәт булса, табын мәҗлесен кояш баеганнан соң гына үткәрергә ярый;
  • табын мәҗлесе авыз ачканнан соң, ягъни кичке вакытта үткәрелсә дә, Рамазан аена хөрмәт йөзеннән аны тыйнаграк, артык шауламыйча үткәрү киңәш ителә;
  • никах укылганнан соң, ир белән хатын көндезләрен уразада булырга, ягъни ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торырга тиеш (кояш баеганнан соң таң атканчыга, ягъни «сәхәр тәмам» дигән вакытка кадәр чикләүләр бетерелә);
  • шушы шартларны үтәү кыен булса яки никах мәҗлесен һәм туйны тамада белән, күңел ачып үткәрәсе килсә, никахны Рамазан аеннан соңгарак вакытка билгеләү хәерлерәк булыр.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев