Ислам динендә балаларга ураза тоту фарыз гамәлме
Уразаны ачуланып, мәҗбүр итеп тоттыру һич тә ярамый.
КӨН АЯТЕ
«Сезне курку, ачлык белән дә, мал-мөлкәтегезгә, җаннарыгызга, уңышларыгызга зыян китереп тә сыныйбыз. {Ий рәсүлем, сынауларга} сабыр итүчеләрне {Җәннәт белән}шатландыр!». («Бәкара» сүрәсе, 155 аять).
КӨН ХӘДИСЕ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
«Рамазан аенда һәм башка {һиҗри} айларның {уртасындагы} тулы айлы „ак“ көннәрендә (13е, 14е, 15е) ураза тоту йөрәктәге ачу хисен һәм кимчелек белән вәсвәсәләрне юк итә». (Әхмәд, Ән-Нәсаи).
СОРАУ:
Улыбызга 10 яшь (4нче сыйныфта укый). Безнең белән ураза тотарга тырыша: сәхәргә дә тора, көн дәвамында ашамый-эчми (мәктәп ашханәсенә бармый), кичен безнең белән бергә авыз ача. Бер яктан сөенәбез, икенче яктан жәллибез дә. Динебездә балаларга ураза тоту хөкеме нинди икән?
ҖАВАП:
Ислам дине буенча балигълык яшенә җитмәгән балаларга бернинди фарыз гамәл дә йөкләнми. Димәк, андый балигъ булмаган балага намаз уку да, ураза тоту да мәҗбүри түгел. Шулай да намазга алдан әкренләп өйрәтә башларга кирәк булган кебек, уразага да кечкенә вакыттан (әйтик, 7-8 яшьтән) әкренләп күнектерә башларга була (мәсәлән, яртышар көн яисә кыска кышкы көннәрдә берничә генә көн). Ачуланып, мәҗбүр итеп тоттыру һич тә ярамый. Ә мактап, күңелен үсендереп, кичләрен тәмле әйберләр белән сыйлап һәм һәр ифтарны гаилә бәйрәме итеп үткәреп, уразага уңай фикер булдыру дөрес булыр.
10 яшьлек балага ураза тоту әле шулай ук мәҗбүри түгел, ләкин бу яшьтә намаз һәм ураза мәсьәләсендә бераз таләпчәнрәк тә булырга мөмкин. Тотып карасын, һәм әгәр бала зарланмый, үзен яхшы хис итә һәм ураза тотарга үзе теләк белдерә икән, каршы килергә кирәкми. Әмма уразаны авыррак кичерсә, кәефе булмаса һәм бигрәк тә сәламәтлегеннән зарланса, әлбәттә, шундый балага ураза тотмау хәерлерәктер.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бала балигълык яшенә ирешсә (кыз бала күрем күрә башласа, ир баланың мәние бүленеп чыга башласа) андый балалар өчен ураза тоту инде фарыз (мәҗбүри) була.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев