Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Үз динебездән тайпылмыйк

"Хөрмәтле редакция! Авыллар буйлап Йәһвә шаһитләре дигән төркем йөри. Алар халыкны үз диннәренә өнди, китаплар өләшәләр. Моңа дин әһелләре ничек карый? Имамнар халыкка аңлаталармы, бирешмәскә кирәклекне әйтәләрме? Халык авышамы икән ул дингә?" Редакциябезгә Н.Габитова имзасы белән шундый эчтәлекле хат килде. Үткән елда газетабызда бу темага Кукмара мәдрәсәсе директоры Р.Курамшинның тәфсилле...


Сергий атакай, Кукмараның изге Петр һәм Павел чиркәве настоятеле:
-Мин үзем вөҗдан иреге яклы, һәрбер кешенең үз юлын сайлау хокукы бар. Йәһвә шаһитләре исә (свидетели Иегова) башкаларның сайлавын кабул итмиләр, үзләрен генә хаклы дип санап ялгышалар. Аларның вәгазьләре башка диннәрне хурлау белән башлана һәм төгәлләнә. Шулай итеп, алар халыкта таркаулык, киеренкелек тудырырга тырышалар. Мондый бәйләнчек, агрессив өйрәтүләр белән без килешә алмыйбыз. Православие чиркәве Йәһвә шаһитләренең дини тәгълиматларын танымый, без Аллаһка башка юл белән киләбез һәм беркемне дә үз динебезне сайларга мәҗбүр итмибез.
Әхтәм хәзрәт, Кукмара үзәк мәчете имамы:
-Бу мәсьәлә буенча ачыклык кертүне сорап мәчеткә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Татар телендә таратылган әлеге китапчыкларның ислам диненә бернинди катнашы юк. Йәһвә шаһитләре - ул христиан дине эчендәге "Свидетели Иегова" дип исемләнгән бер сектаның татарча атамасы. Христиан динендәге рәсми дин әһелләре бу сектаны танымыйлар.
Бүген кешеләрнең үз рухи кыйблаларын эзләү дәвере. Бу сектаның өйрәтүләре - кешеләрне дөрес юлдан тайпылдыруның бер ысулы. Милләттәшләребезгә мең елдан артык тарихы булган, милләт булып сакланырга ярдәм иткән динебездән тайпылмыйча яшәргә насыйп булсын.
Дамир МИННЕМУЛЛИН, оператив эшләр буенча полиция начальнигы урынбасары:
-Йәһвә шаһитләре тыелган дини агым түгел, җәмгыятькә куркыныч янамыйлар, кешеләргә зыян китермиләр, комачауламыйлар. Атна саен берәр өйдә җыелып вәгазьләр укыйлар. Без аларны күзәтү астында тотабыз: вәгазьләренең дә нинди темага булуы безгә мәгълүм. Дини өйрәтүләрендә ялгышлар бар, әлбәттә. Тик аларга бәя бирү безнең вәкаләткә керми.
Светлана Соловьева, Вятка Аланы шәһәре:
-Мин үзем христиан динендә. Йәһвә шаһитләре белән аралашканым бар, алар бер дә начарлыкка өйрәтмиләр. Әйтик, улыма телевизор, компьютер каршында утыруның зарары турында сөйләделәр. Китаплары да яманлыкка өндәми. Аларга карата әйтелгән тәнкыйть сүзләре белән килешмим.
Әлфия ӘСКӘРОВА, Түбән Өскебаш авылы:
-Алар турында ишеткәнем юк, шуңа күрә мөнәсәбәтемне белдерә алмыйм. Китаплары кулыма эләксә дә, укымас идем, чөнки ата-бабаларыбыздан килгән ислам дине кануннары буенча яшим.
Федор ЗАХАРОВ, Пчеловод авылы:
-Быел җәй көне почта тартмасына Йәһвә шаһитләренең язмаларын салып киткәннәр иде. Без аларны яктык. Үзебезнең христиан диненә тугрыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk