Район халкы терлек азыгы хәзерли аламы? (сораштыру)
Мал-туар - күпчелек авыл халкының яшәеш чыганагы булып тора. Ә менә алар өчен туклыклы терлек азыгың булмаса, мул продукция алуга өмет юк. Печән хәзерләүнең иң кулай чоры бик тиз үтеп китә ул, шуңа күрә үләннәрне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп җыеп алырга кирәк. Алда безне озын кыш көтә. Райондашларыбыз елның бу...
Мал-туар - күпчелек авыл халкының яшәеш чыганагы булып тора. Ә менә алар өчен туклыклы терлек азыгың булмаса, мул продукция алуга өмет юк. Печән хәзерләүнең иң кулай чоры бик тиз үтеп китә ул, шуңа күрә үләннәрне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп җыеп алырга кирәк. Алда безне озын кыш көтә. Райондашларыбыз елның бу фасылына ничек әзерләнә икән, терлек азыгы хәстәрли алалармы? Сораштыруыбыз шул хакта.
Илгиз ЯРМӨХӘММӘТОВ, Өркеш авылы:
-Бүгенге көндә безнең өч савым сыерыбыз, шулай ук башка малларыбыз бар. Кышка терлек азыгы хәзерли башладык инде. Үләннәрнең беренче катын чапкан идек, һава торышы берничә көн аяз торган арада ян бакчадагысын печәнлеккә урнаштыра алдык. Без эшне тәмамлауга, яңгыр да явып китте. Ә менә көн саен диярлек яңгыр яуганлыктан, басудагысын җыеп алып кайтырга һич мөмкинлек юк. Башка елларны мал-туарга җитәрлек печәнне үзебез хәзерли идек, быел һава торышы гел шулай көйсезләнеп торса, сатып та алырга туры килмәгәе. Үткән ел бер төргәге 1000 сум иде. Кыш буена малларга ашатырга кимендә илле төргәк печән кирәк. Мөмкинлек булганда авыл җирендә мал асрамый гына яшисе килми, сөтен дә җыеп, ай саен исәп-хисап ясап торалар бит. Үткән айда бер литрына 17 сумнан түләделәр. Киләчәктә сыер санын арттырырга да уйлыйбыз, әлегә саву аппаратыбыз юк, анысын да алмый булмас.
Любовь ПАВЛОВА, Үрәсбаш авылы:
-Маллар күп асрыйбыз: өч сыерыбыз, бозаулар, уналты сарыгыбыз, тагын кош-кортларыбыз бар. Барысын да тәрбияләп-карап тору җиңел хезмәт түгел, авыл җирендә аннан башка да булмый. Ит-сөт тапшырганнан акча керә. Сөт бәяләре дә кыш буе әйбәт булды, җәй көне бераз төшәр инде ул. Ирем "Әсәнбаш-Агро" хуҗалыгында эшли, җитәкчеләренә рәхмәт: печән-саламы белән булыша, Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгының да ярдәмен тоябыз. Мал-туар күп булгач, терлек азыгын сатып та алабыз. Быел менә бераз күңел борчылып тора әле, малларга печән хәзерләп булмый, печәнлек буш. Һава торышы болай холыксызланса, хуҗалыкларга да авырга туры килер. Үзебез дә солылы бике катнашмасы чәчкән идек, көн яңгырлы тору сәбәпле, чабарга һич мөмкинлек юк. Әти кул чалгысы белән болыннардан үлән чапкан иде. Зур өемнәр түгел, шулай да ике тапкыр алып кайтып өеп куйдык. Үзенә 78 яшь булса да, бер дә иренеп тормый ул безнең. Мал-туар арасында да кайнаша, әле көтүгә дә чыга, күз тимәсен!
Сораштыруны Ризилә КОРБАНОВА үткәрде
Язманы тулысынча "Хезмщт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев