Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Озын ял ничек узды?

Элек Яңа ел башыннан каникулда балалар рәхәт чигә иде. Хәзер Дума депутатлары Россия халкына да ун көнгә сузылган ял бүләк итте. Ял итә беләме халкыбыз? Сораштыруның төп максаты шуны ачыклау иде.

Валентина Харжавина, Чарлы авылы:

-Без авылга кунакка кайттык. Яңа елны бик күңелле каршы алдык. Әти-әни янына бар туганнар җыелды. Әйтеп бетергесез шатлык! Ә үзем 5 гыйнвардан эшкә чыгам. Казанда "Вамин"ның эретелгән сырлар цехында эшлим. Мәҗбүри чыгармыйлар эшкә, үз теләгем белән чыгам. Күпме ял итәргә була? Кәрәзле телефонымны югалткан идем әле, акча эшләргә кирәк тизрәк.

Нургаяз Мостафин, Ядегәр авылы, шофер:

-Авыл җирендә ял юк инде ул. Мин үзем бер тәүлек эшләп, ике тәүлек өйдә булам. Ял көннәренә зур эшләрне алдан уйлап куясың бит ул. Хәзер әллә ни майтармасаң да, мал-туар яныннан кереп китәрлек түгел: эш артыннан эш чыгып кына тора. Шәһәр җирендә дүрт стена эчендә ничек түзеп яталардыр, менә анысы кызык!

Гандәлиф Бариева, "Наско" иминиятләү компаниясенең Кукмара бүлеге агенты:

-Нинди тик яту ди ул! Кызым, оныклар кайтты. Өй тулы чыр-чу. Табигатьнең сихри матур вакыты бит. Кар мотоциклында йөрдек, урманга бардык, ничәмә-ничә чыршы бәйрәмендә булдык, мунча кердек - бер минут тик торган юк...

Владимир Осипов, Кукмара, "Кояшкай" социаль приюты хезмәткәре:

-Ял булуы бик әйбәт инде ул. Тик дөньяны онытып ял итү кемгә генә эләгә икән ул? Менә мин эшкә җыена идем әле. "Кояшкай"да чыршы уты сүнгән дип хәбәр иттеләр - ничек өйдә түзеп ятасың?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk