Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кем син, хатын –кыз? (сораштыру)

Бәйрәмебез алдыннан берничә ир-атка "Хатын-кыз ул...?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. Җавапларын тыңлап карыйк әле. Хәмит Хафизов, Туембаш авылы, 76 яшь: -Хатын-кыз ул гаиләне, йортны тотучы кеше. Йорт тоткасы. Аннан башка тормыш бармый, бармый гына да түгел, тормыш юк. Нурия апагыз белән 54 ел гомер итәбез, күршегә генә кереп...

Бәйрәмебез алдыннан берничә ир-атка "Хатын-кыз ул...?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. Җавапларын тыңлап карыйк әле.

Хәмит Хафизов, Туембаш авылы, 76 яшь:

-Хатын-кыз ул гаиләне, йортны тотучы кеше. Йорт тоткасы. Аннан башка тормыш бармый, бармый гына да түгел, тормыш юк. Нурия апагыз белән 54 ел гомер итәбез, күршегә генә кереп китсә дә, мәчеткә, кибеткә киткәнен әйтмим дә инде, өй бушап кала. Кайтканын түземсезлек белән көтеп алам.

Илсур Ибраһимов, Олыяз авылы, 40 яшь:

-Хе, катлаулы сорау булды әле бу. Кайсы яктан күзаллыйсың бит. Хатыным дип карасаң - өйдә урынбасарым, ярдәмчем, минем белән кулга-кул тотынышып барлык хуҗалыкны, тормышны алып баручы. Ә гомумән караганда, гүзәллекне, нәфислекне, матурлыкны гәүдәләндерүче гүзәл зат. Хатын-кызлардан башка тормышның яме дә, ризыкның тәме дә юк.

Харис Мостафин, Кукмара поселогы:

- Сезне ир-ат кабыргасыннан яратылган, диләр бит, димәк, хатын-кыз кабыргадыр инде ул. Кайвакытта аҗдаһа кебек тә тоелып китәсез, кайбер чагында - фәрештә. Шулчак канатлары юкмы икән, дип аркагыздан тотып карыйсы килә башлый. Болар барысы да шаярту, билгеле. Чынлап торып уйласаң, хатын-кыз - ул серле, сихри сандык. Тырыша-тырмаша ачкыч табып, ачкан кебек буласың да, оһо-һо, дип сөенеп йөрисең. Тора-бара карыйсың, тагын нидер җитмидер кебек тоела. Уйлый торгач аңлыйсың -тагын бер яшерен бүлем бар икән бит. Инде яши-яши шомара торгач, анысын да ачып җибәрсәң?! Вәт малай, эче тулы хикмәт, шаккатмалы. Монда икән аның хыяллары, уй-фикерләре, яратуы, зәһәрлеге, зирәклеге, катылыгы-йомшаклыгы. Әле, бәлки, тагын бер бүлеме бардыр... Чүтәки, серле сандык бит!

Илфат Минегалиев, Байлангар авылы:

-Хатын-кыз - ул Ходайның безгә биргән бүләге. Ир кеше берүзе тилмереп яшәмәсен дип, безнең өчен хатын-кызлар яратылган. Алар безне чиста итеп киендерүче дә, тәмле ризыклар пешереп сыйлаучы да, авыр чакларыбызда аңлаучы да. Хатын-кызлар өйнең кояшы алар: йортыбызны яктырта, җылыта.

Ир-егетләрне Лилия НУРГАЛИЕВА "сайратты"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU