Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кайсы файдалырак: бакчада казынумы, әллә телефондамы? (фото)

Балаларны хезмәткә җәлеп итү соңгы вакытта мөһим проблемага әйләнде. Югыйсә, укучылар җәйге чорда бераз эшләп алсалар, файдага гына бит. Кызганыч, күпчелек әти-әниләр андый фикердә түгел. Мәктәптә сыйныф бүлмәсенең идәнен юган, бакчада эшләгән, ел дәвамында бушлай тукланану өчен басудан бәрәңге җыюда булышуны да гаепкә алучылар бар арада. Мәктәп балаларны эшләтергә түгел,...

Балаларны хезмәткә җәлеп итү соңгы вакытта мөһим проблемага әйләнде. Югыйсә, укучылар җәйге чорда бераз эшләп алсалар, файдага гына бит. Кызганыч, күпчелек әти-әниләр андый фикердә түгел. Мәктәптә сыйныф бүлмәсенең идәнен юган, бакчада эшләгән, ел дәвамында бушлай тукланану өчен басудан бәрәңге җыюда булышуны да гаепкә алучылар бар арада. Мәктәп балаларны эшләтергә түгел, ә тиешле белем бирергә тиеш, янәсе... Әмма уку-укыту белән бергә хезмәт тәрбиясе дә үрелеп барса, яхшырак булмасмы икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Галина НИКОНОРОВА, Үрәсбаш авылы:

-Мин биш балалы гаиләдә үстем. Утын кисеп-яра, көянтә-чиләкләп чишмәдән су ташый идек. Колхоз эшенә чыгарга да, мәктәптә укырга да өлгердек. Яз көне айлар буе колхоз базында бәрәңге яру, көзен аны җыеп алулар бүгенгедәй хәтердә. Хәзер балаларга эш тә юк бит: өйләргә су, газ кергән, керләрне автомат машина юа. Шуның өчен күп вакытларын компьютер, телефон каршында, кәрәзле телефоннарына төбәлеп үткәрәләр дә инде алар. Мин балаларны эшләтергә кирәк, дигән фикердә. Безнең җиде балабыз бар. Олы кызым 9 сыйныфта укый. Ул-кызларым кечкенәдән кул арасына керделәр, хәзер дә, шөкер, бар эшне үзләре белеп башкаралар. Җәйге практика вакытында мәктәп бакчасында эшләүләренә дә каршы килмим. Хезмәт кешене бизи генә!

Дамир САМАТОВ, Сәрдекбаш мәктәбе укытучысы:

-Укучыларга ел дәвамында хезмәтнең мөһимлеген аңлатабыз. Чөнки эшләп үсмәсәләр, балалар өстәлдәге ризыкның да кадерен белмәячәкләр. Әгәр бакчадагы яшелчә, җиләк-җимешнең чүпләрен утамасаң, су сипмәсәң, яхшы уңышка өметләнеп булмый бит. Шуның өчен безнең һәр укучы җәй көне мәктәп яны тәҗрибә бакчасында тырышып хезмәт куя. Күп итеп кәбестә, суган утыртабыз, аны яхшылап тәрбиялибез. Көзен артык калганын сатабыз да әле. Шулай ук кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр дә уку елы дәвамында балаларга бушлай туклану өчен җитә.

Инсаф СӘМИЕВ, Ядегәр мәктәбенең 10 сыйныф укучысы:

-Мәктәп ашханәсендә кизү тору үзе бер күңелле бит ул. Аннары атнага бер сыйныф бүлмәсен җыештырып алу да кирәкле эш. Аның каравы, икенче көнне дәрескә килгәч, бар җире дә ялт итеп торучы бүлмәдә укыйбыз. Без энем белән икебез дә кечкенәдән хезмәт яратып үстек. Шуның өчен бер эштән дә курыкмыйбыз. Әти-әнигә терлек, кош-кортлар карарга да булышабыз, җәен печән чабабыз, аны җыябыз. Бакча эшләреннән дә читтә калмыйбыз.

Гәүһәрия ХӘБИБУЛЛИНА, район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең өлкән инспекторы:

-Балаларның хезмәтен оештыру укучы ризалыгы һәм әти-әниләрнең рөхсәте нигезендә башкарыла. Быел җәйге чорда 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 340 баланы эшкә урнаштырырга планлаштырабыз. Балаларны вакытлыча эш белән тәэмин итәргә теләүче Зур Сәрдек гимназиясе, Зур Кукмара, Ядегәр, Лубян, поселокның өченче, дүртенче урта мәктәпләре, күппрофилле лицей, беренче гимназия, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү, "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәкләреннән заявкалар бирелде. Укучылар башлыча мәктәп яны бакчаларында эшләячәкләр. 14-16 яшьлекләрнең эш сәгате атнага - 24, ә 16-18 яшьлекләрнеке 35 сәгатьтән артмаска тиеш. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша балаларга бер айга 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Узган ел 14 укучы җәйге каникуллар вакытында "Ремстройсервис" оешмасында, 12 укучы "Тылсым"да, 10 укучы тернәкләндерү үзәгендә эшләде. Аларга мәшгульлек үзәге аша - матди ярдәм, ә оешмадан хезмәт хакы түләнде. Кышкы каникуллар чорында, март аенда Кукмара 4нче һәм Олыяз урта мәктәпләреннән дә 29 бала учреждение территориясендә хезмәт куйган иде.

Фирая МӨХӘММӘТШИНА, Олыяз мәктәбендә директор вазыйфасын вакытлыча башкаручы:

-Укучыларны әти-әниләрнең гаризасы нигезендә генә хезмәткә җәлеп итәбез. Бу уку елында, яз көне районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша авыр, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 13 бала бераз акча эшләп тә алды. Алар үзләре булдырырлык, тормышлары өчен куркыныч тудырмаган хезмәт белән генә мәшгуль иде: гөлләргә су сиптеләр, тузаннар сөрттеләр.

Белем бирү хезмәт тәрбиясе белән бергә үрелеп барырга тиеш, дип уйлыйм. Тирә-юньне яшелләндерү максатында, бергәләп Казаклар, Балыклы, Олыяз авыллары территорияләренә 600ләп төп нарат үсентесе утырттык. Укучылар укытучылар җитәкчелегендә мәктәптә, ашханәдә кизү торалар. Әле шушы көннәрдә балалар мәктәп яны бакчасына кишер, чөгендер орлыклары чәчтеләр. Түтәлләрнең чүбен утау, су сибү кебек эшләр җәйге практика вакытында да дәвам итә.

Сораштыруны Алсу ИДРИСОВА үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU