Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Декрет ялын озайтып, аналарга озын-озак ял бирмәкчеләр...

"Бердәм Россия" партиясенең Мәскәүдә узган съездында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиядә декрет ялын 3 елдан 4,5 елга арттыру турындагы закон проектын оператив рәвештә кабул итәргә кирәк, дип белдергән иде. Баланы карау өчен бирелгән 4,5 ел вакыт бер ата-ананың хезмәт стажына кертеләчәк. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Сораштыруыбыз шул хакта....

"Бердәм Россия" партиясенең Мәскәүдә узган съездында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиядә декрет ялын 3 елдан 4,5 елга арттыру турындагы закон проектын оператив рәвештә кабул итәргә кирәк, дип белдергән иде. Баланы карау өчен бирелгән 4,5 ел вакыт бер ата-ананың хезмәт стажына кертеләчәк. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Сораштыруыбыз шул хакта.

Роза БАРИЕВА, Әсән-Елга авылы:

-Мин - ике бала әнисе. Олы улым Инсаф икенче сыйныфта укый. Кызым Ралинә исә балалар бакчасына йөри. Балаларымның икесенә дә 1,2 яшь булгач эшкә чыктым. Әлеге закон проекты белән бер дә килешмим. Беренчедән, аның 1,5 елы гына түләнә бит, калган өч елын кемнең бушка утырасы килер икән?! Икенчедән, шуның кадәр вакыт өйдә утырырга сабырлык кирәк. Мин үзем игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын. Игезәкләр алар тынгысыз, бер урында озак вакыт утырып тора алмыйлар, йөрәкләре түзми. Мин дә һәрвакыт хәрәкәттә булырга, яңалыклар эчендә кайнарга яратам. Шуның өчен әлеге яңа закон гамәлгә керсә дә, аны үтим дип, балага 4,5 яшь тулганчы өйдә утыра алмас идем.

Алсу ШӘРИПОВА, Кукмара поселогы:

-Әгәр дә әлеге чор өчен тулысынча түләнсә, мин бары тик шат кына булыр идем. Тигез булып, ирең эшләп гаиләне тәэмин итеп торганда, өстәвенә бала белән өйдә утырган өчен бирелгән акчаны да кушсаң, бер дә начар булмый бит. Әмма төрле гаиләләр бар: берьялгызы бала үстерүче аналар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр берничек тә бер тиенсезгә өйдә утыра алмый, алар телиме-теләмиме эшкә чыгарга мәҗбүр булалар.

Ләйсән ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Янил авылы:

-Мин декрет ялымны тулысынча гаиләмә багышлап уздырам. Әмма бала тәрбияләү өчен бирелә торган декрет ялының өч елы да бик җиткән, дип уйлыйм. Тагын 1,5 ел өстәсәң, бик озакка китә, аннары эшкә дә чыгасы килми башлар бит. Балалар да үз вакытында бакчага йөрергә, аралашырга тиеш.

Зөлфия ЗАРИПОВА, Кукмара поселогы:

-Дүрт ел буе өйдә утырсаң, рухи яктан да, физик яктан да тәмам арып бетәсеңдер ул. Гел бертөрле хезмәт башкарып, депрессиягә бирелүең, авыруга әйләнүең дә ихтимал. Декрет ялында үзеңә шөгыль тапсаң да, үзвакытында эшкә чыгуың хәерле. Аннары бала дүрт ел әнисе янында булса, ул бит аңа ияләнеп бетә. Сабыйны бакчага алып бару, андагы мохиткә ияләштерү бик авыр булачак. Балалар бакчаларында ясле төркемнәре ачылса, мин 2,5 яшьлек улымны рәхәтләнеп бакчага алып барыр идем. Анда бит алар иптәшләре белән уйныйлар, акыл, фикерләү сәләтләре дә бакчага йөргән балаларныкы тизрәк үсә. Стажга килсәк, өч ел өстәлү аз түгел, билгеле. Әмма яшьләрнең күбесе шәхси эшмәкәрләрдә, төрле җәмгыятьләрдә хезмәт куя. Анда исә стажның күпме булуы роль уйныймы икән соң?!

Лилия ГАБДЕЛХАКОВА, Кукмара поселогы:

-Мин әлеге закон проекты белән килешәм, гамәлгә керсә, бигрәк тә яхшы булыр. Балалар бакчасына ничек урнаштырыйм икән дип тә борчыласы юк, ул-кызың белән өйдә дә утырасың, стажың да бара - менә дигән бит! Әлеге чор өчен күпмедер пособие түләнсә һәм шул ук вакытта эш урының да сакланса, яшьләрнең күбесе 4,5 ел буена декрет ялында булыр иде.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тугыз аенда районда 563 бала дөньяга килгән.

фото: http://an.crimea.ua/news/tags/dekretniy-otpusk/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев