Алдаганыгыз һәм алданганыгыз бармы? (сораштыру)
Беренче апрель - көлке, шаяртулар көне. Берәүләр алдый, икенчеләр алдана. Әмма ничек кенә шаяртсалар да, бу көнне кемгәдер үпкәләү урынсыз кебек. Миңа да бер елны танышым шалтыратып: "Мин синең эш урының янында, чыгып кер әле, йомышым бар иде", - диде. Ярдәм итми ярамас дип чыгып киттем, көтеп-көтеп тә килмәгәч, шалтыратып...
Беренче апрель - көлке, шаяртулар көне. Берәүләр алдый, икенчеләр алдана. Әмма ничек кенә шаяртсалар да, бу көнне кемгәдер үпкәләү урынсыз кебек. Миңа да бер елны танышым шалтыратып: "Мин синең эш урының янында, чыгып кер әле, йомышым бар иде", - диде. Ярдәм итми ярамас дип чыгып киттем, көтеп-көтеп тә килмәгәч, шалтыратып белешергә булдым. "Беренче апрель белән!" - диде ул, көлеп. Ышанмассыз, икенче елны тагын шул ук тозакка каптым бит. Ә сезнең бу көнне кызык хәлләргә тарыганыгыз булдымы? Шундый сорау белән газета укучыларга мөрәҗәгать иттек.
Гөлчирә ИБРАҺИМОВА, Зур Кукмара:
-Үземне алдаганнарын хәтерләмим, ә менә Әтнәдә яшәүче апам белән сеңлемне алдамыйча калганым юк. Бер елны аларның икесенә дә шалтыраттым да: "Сезгә кунакка киләм. Тиздән барып җитәм, унбиш минуттан көтегез", - дидем. Алар мин килә дип йөгерешеп йөргәннәр, эшләреннән сорап кайтып әзерләнгәннәр. Сеңлем өчпочмакларга хәтле пешергән булган. Аннары кич белән генә шалтыратып: "Беренче апрель белән!" - дидем. И-и, дуладылар инде: "Моннан соң Әтнәгә кертмибез сине", - диделәр. Кертәләр! Казанда яшәгәндә дә гел шулай сыный идем аларны, үземнең шәһәрдән чыгып кына барышым була: "Кайтып җитәм инде", - дип хәбәр салам. Ачуланмыйлар, үпкәләмиләр дә. "Көн саен көтеп яшәгез мине", - димен. Быел да алдамыйча булмас, тик ни дияргә дә белмим әле. Кияүгә чыгам дисәм инде? Юк, анысына ышанмаслар. Әһә, эштән премиягә машина бирделәр диярмен әле, шаккатсыннар!
Расил ХӨСӘЕНОВ, Кукмара:
-Хәзер ялганлыйм бит! Анысын булдырам, юкка гына беренче апрель көнне тумаганмындыр. Туган көнем тәэсир итәме икән белмим, тормышта шат күңелле кеше мин. Танышларым да, юморист, диләр. Кинәт кенә искә төшмәсә дә, хезмәттәшләрне ялганлаган очраклар күп булды анысы. Унбиш ел "райтоп"та хезмәт куйган идем. Шунда эшләгәндә бер шоферны директор чакыра дип кертеп җибәрдем. И-и, чыккач "рәхмәтләр" әйтте инде! Ә үземне алдарга ирек бирмәскә тырышам, ул көнне иртәдән кичкә хәтле уяу булам. Шаяртканнарын сизеп алам, бирешмим. Тик шулай да бер вакыйга искә төште әле. Беренче апрель, шимбә көн иде ул. Мастер эшкә чакыртып алды. Дулый-дулый төштем инде: ял көнне, җитмәгәненә, туган көндә эшкә чакыралар, дип. Төшсәм, эш урынында каравылчыдан башка берәү дә күренми. "Нишләп йөрисең, бүген берсе дә юк бит", - ди. Шунда алданганымны аңладым инде.
Рузилә ЗАРИПОВА, Зур Кукмара:
-Алдалый торган көн бит инде ул. Иртә таңнан өйдә үк вак-төяк шаяртулардан башланып китә, эшкә баргач та дәвам итә. Телефоннан шалтыратып, авыл җирлегенә чакырганнары булды бу көнне. Иң җайлы алдауларның берсе инде бу. Мондый көнне үпкәләмисең дә, күңелләр генә күтәрелеп китә.
Нурзидә АБДУЛЛИНА, Березняк:
- Безнең гаиләдә бу көнне генә түгел, ел дәвамында көлешү, шаяртулар күп була иде. Әтием бик җор телле, шаян холыклы, күңелле кеше иде. Берничә хәл турында сөйлим әле. Элек безнең күршедә Тәслимә һәм Айдар Арслановлар гаиләсе яшәде, бүгенге көндә алар Зур Сәрдек авылында гомер кичерәләр. Бер елны аларның сыерлары колаксыз бозау китерде. Шәһәрдән Тәслимәнең апасының улы кунакка кайта иде. Хуҗалар өйдә булмагандыр инде күрәсең, беркөнне әлеге бозауны арканлаган җиреннән шул малай алып кайтты. Капка төбендә торган әти моны күреп: "Кара әле, бозавыңның колагы төшеп калган бит", - диде. Малай бозавын абзарга кертте дә, үзе тиз генә болынга колакны эзләргә китте. Ул әйләнеп кайтканда хуҗалар да өйгә кайткан иде инде. "Апа, мин бозауның колагын таба алмадым", - дигән малай.
Мәктәптә эшләгән чак. Беренче апрель көнне ничек тә алданмаска иде дип, эштә сак кына йөрдем. Дәресләрем беткәч, тынычлап өйгә кайтып киттем. Кичке сәгать биш тулып килә иде, әти: "Һай кызым, онытканмын, җыелыш була дип әйтергә кушканнар иде бит", - ди. Тиз-тиз киендем дә, чыгып йөгердем. Урамда бер кеше дә күренмәде. Барып җиткәч тә, бәлки соңрак җыелырлар дип көтеп басып тордым. Килүче-китүче булмагач, кайтып киттем, өйдә әти елмаеп каршы алды: "Оныттыңмыни бүген нинди көн икәнен?" - ди.
6-7 сыйныфларда укыган чагым булгандыр. Күрше әбине, гадәттәгечә, мунчага чакырдым. "Өйгә кереп торма, туры шунда гына бар", - дидем. Ул, бер дә шикләнмичә, киемнәрен алып кереп китте. Озак та тормады, әйләнеп тә керде. Әнигә эндәшеп: "Әминә, мунчаңны томаламадыңмы соң: бер дә җылынмаган, суык бит", - ди. Шунда гына мин: "Беренче апрель белән!" - дидем.
Казанда укыганда да беренче апрельдә күптөрле чаралар үткәрелә иде. Актерлар йортында "Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе" оештырылу истә калган. Бик күңелле була торган иде.
Әмир ХӘЛӘҮТДИНОВ, Зур Кукмара:
-Гомеремдә беркемне дә алдаганым юк! Әмма үзем кешеләргә бик тиз ышанам. Ялгышмасам, әле үткән ел гына булды бу хәл. Эштә - клубта утыруым иде: "Бар, өеңә кайт әле тизрәк, капка төбең тулы машина, нидер булган, ахрысы", - дип, мине өйгә кайтарып җибәрделәр. Кайтсам, урамда тып-тыныч, бер транспорт та күренми. Кызуланып, кире эшкә киттем инде. Әле җитмәгәненә, бу көнне тикшерү дә килергә тиеш иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев