Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Ач булсак та, куңелле яшәдек (сораштыру)

Студент еллары һәркемнең күңелендә матур, күңелле хатирәләре белән саклана. Сабакташлар белән очрашканда да яшьлектә булган теге яки бу вакыйга турында сүз чыкмыйча калмый. Студентлар көне уңаеннан берничә райондашыбызның күңел сандыгын "селкетеп" алдык әле. Илсур ВӘЛИЕВ, Кәркәүч авыл җирлеге башлыгы: - 1976-80 елларда Васильево бистәсендәге автотранспорт техникумында укыдым. Гомеремнең ул чоры...

Студент еллары һәркемнең күңелендә матур, күңелле хатирәләре белән саклана. Сабакташлар белән очрашканда да яшьлектә булган теге яки бу вакыйга турында сүз чыкмыйча калмый. Студентлар көне уңаеннан берничә райондашыбызның күңел сандыгын "селкетеп" алдык әле.

Илсур ВӘЛИЕВ, Кәркәүч авыл җирлеге башлыгы:

- 1976-80 елларда Васильево бистәсендәге автотранспорт техникумында укыдым. Гомеремнең ул чоры уку белән түгел, юл йөрү авырлыклары белән хәтеремдә саклана. Элек Нократ Аланыннан Арчага кадәр кызыл дизель поезды йөри иде бит. Халык аны "катык" поезды дип атый иде. Ул бик сирәк, әкрен генә йөри, Арчага барып җиткәнче туңып бетәсең, кем әйтмешли, шыкыраеп катасың. Кире кайтканда да Нократ Аланыннан өйгә - Ташлы Елгага кадәр 18 чакрым араны күп тәпиләргә туры килде. Элек Кукмарадан авылга маршрут автобуслары йөрмәде. Ул чакларны дөресен генә әйткәндә, искә аласы да килми.

Мәхмүт ГАЯЗОВ, шәхси эшмәкәр:

-Казандагы медицина институтының стоматология факультетында белем алганда Казандагы мәктәпләрнең берсенә практикага җибәрделәр. Үзегез беләсез инде, теш табибларыннан балалар гына түгел, олы кеше дә шүрләп тора. Минем янга да укучылар кермиләр, куркалар. Коридорга чыккач, күзем зур гына гәүдәле, биек үкчәле туфли кигән бер кызга төште. Мин аны укытучы дип уйладым, хәлне аңлаттым. "Ярар, ярар, борчылмагыз, хәзер кабинетыгызга укучыларны кертәм", - дип китеп барды ул. Соңыннан гына белдем, үзе дә миңа теш дәвалатырга керергә куркып йөрүче югары сыйныф укучысы булып чыкты ул.

Илфар СӘЛӘХОВ, "Зилант" спорт мәктәбе тренеры, Зур Кукмара авылы:

- Мин Казандагы төзелеш техникумында белем алган елларымны хәзер елмаю катыш моңсулык белән искә төшерәм. Ул чорда -сиксәненче елларда Пустые Морквашидагы шифаханәдә техникум спортчыларының җыелма командасы өчен төрле сборлар, ял итүләр оештырдылар. Безнең җиңел атлетика, чаңгы командасында 15 кеше иде. Аннан соң җыелма команда составында булучыларга ашханәдә ашау өчен талон да бирәләр иде. Иртәнге аш - 28, төшкесе -70 тиен. Бәлки күбрәк шул талонга алданып та спортка тартылганбыздыр әле.

Лилия ГАБИТОВА (исем-фамилиясе үзгәртелде):

-Медицина көллиятендә укыганда бер-беребездән кан алырга өйрәнә идек. Берсендә кызлар миннән кан алып карадылар-карадылар да, бөтен кулым, беләгем кап-кара янып чыкты. Икенче көнне бер балалар поликлиникасына практикага җибәрделәр. Анда табибә бик озаклап менингокок инфекциясе турында сөйләде. Авырганда тәндә йолдызчыклар шикелле таплар барлыкка килә, диде. Берзаман аның күз карашы минем кулыма төште. Кызлар миндә кан алырга өйрәнделәр, дип аңлаттым. Аңламады, дәрестән соң алып калып, озаклап тикшергәч кенә кайтарып җибәрде.

Гүзәл ВӘЛИЕВА, табибә:

-Кеше күзенең төзелеше малныкы белән охшаш булганлыктан анатомия укытучысы безгә үгез күзе алып килергә кушты. Мин үтә күренмәле пакетка салып, дүрт күз алып бардым. Барып җиткәнче алар бозылдылар, бәдрәфкә ташларга мәҗбүр булдым. Нәтиҗәдә, унитаз тыгылып, сантехник чакыртканнар, бу вакытта аның нинди хисләр кичергәнен күз алдына да китерә алмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU