Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек авылыннан Сания Вилданова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

«Әчесен дә, төчесен дә, агын да, карасын да күрдек. Караны күрми акны күреп булмый, акны күргәч, караны онытмаска кирәк», — ди Сания Әхмәдулла кызы.

Зур Сәрдек авылында гомер кичерүче Вилданова Сания Әхмәдулла кызы бүген үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтә. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга Кукмара районы башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, авыл Советыннан килгәннәр иде.

«Республикабызда бик матур традиция бар: юбилярларны тәбриклибез. Сезне алга таба 95, 100 яшьлегегез белән котларга насыйп булсын. Үткәндәге авырлыкларның әҗерен күреп, балаларыгыз һәм онык-оныкчыкларыгыз янәшәсендә матур гомер кичерергә язсын», — диде Равия Каримуллина.

«Без, сугыш чоры балалары, икмәк ашап үсмәдек. Әчесен дә, төчесен дә, агын да, карасын да күрдек. Караны күрми акны күреп булмый, акны күргәч, караны онытмаска кирәк», — дип башлады сүзен Сания Әхмәдулла кызы.

Хезмәт ветераны авыл һәм район Советы депутаты, сайлауларда сәркатип була, алдынгылар җыелышыннан бер дә калмый. Фермада, аннары РайПО сельпосында хезмәт куеп, 40 ел стаж белән лаеклы ялга чыга. 1300 литр сөт сауган өчен беренче урын алгач, хәтта Мәскәүгә барырга да тәкъдим итәләр аңа. 

«Беркайчан ял алмадым, эшләдем дә эшләдем. Без барлык авырлыкка да түздек. Ач булсак та тук идек», — ди юбиляр. 

Тормыш иптәше Вахит Әхмәтшәрип улы белән 56 ел гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Сания апа якыннарын югалту ачысын да татыган: ире белән ике улын җир куенына иңдергән.

«Аллага шөкер, әйбәт, матур яшәдек, иптәшем ормады-сукмады. Үзем дә аңа каты бәрелмәдем. Ул төзелештә 46 ел тырышып хезмәт куйды», — дип искә ала яңа танышым.

45 ел Казахстанда яшәүче кызы Гөлфия дә сүзгә кушылды: 

«Әни янына ел саен кайтабыз. Әти-әни үзләре эшкә киткәндә исемлек калдыралар иде. Анда кемгә нинди эш кушылганлыгы язылган була. Бала-чага уйнап онытыла да бит. Кич белән кайткач тикшерәләр иде. Бөтенесенә дә өлгердек: сыер да саудык, чөгендер, суган чүбенә дә йөрдек. Безне шулай хезмәт белән тәрбияләп үстерделәр», — диде ул. 

Бүгенге көндә 3 баласы, 12 онык, 6 оныкчыгының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүче Сания Вилданова гомер көзе буйлап әкрен генә атлый килә.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев