Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарада хисап җыелышы узды

Авыл җирлекләрендә 2025 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары башланып китте.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге төркем бүген Зур Кукмара авыл җирлегендә булды.

Анда Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, Кукмара урманчылыгы баш урманчысы Илсаф Хаев, «Россельхозбанк»ның Кукмарадагы филиалы җитәкчесе Ленар Баһавиевларның чыгышлары тыңланды.

Сәламәтлеге буенча махсус хәрби операциядән демобилизацияләнгән Руслан Горбунов үзенә һәм гаиләсенә күрсәткән ярдәм өчен җирлек башлыгына, гомумән, якташларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев 2025 елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Зур Кукмара җирлегендә урнашкан Зур Кукмара, Иске Йорт, Янсыбы, Жилой Рудник авылларында барлыгы 3563 кеше яши. Аларга 17 кибет, бер урта мәктәп, ике балалар бакчасы, бер мәдәният йорты, ике авыл клубы, ике китапханә, ике фельдшер-акушерлык пункты, «Ялкын» яшүсмерләр клубы, «Урал» футбол манежы хезмәт күрсәтә. Һәр авылда дин йортлары эшли. 

«Гараж» волонтерлар төркеме махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә актив рәвештә ярдәм оештыра.

«Җирлегебезнең тырыш, булдыклы халкы җитеш, мул тормышта яши. Йортлар, каралты-куралар төзек. Яңа йортларның саны елдан-ел арта. 2025 елда гына да 35 тирәсе яңа йорт салынды», — дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. 

Җирлектә үзара салым акчасына бик күп эшләр башкарылган. Үткән ел әлеге максатта халыктан барлыгы 1 миллион 150 мең 400 сум акча җыелган. Ул дәүләттән 5 миллион 700 мең сумнан артык булып әйләнеп кайткан. Әлеге сумма җирлектә су торбалары, юллар, чишмә, яр буен төзекләндерү, янгын гидрантлары урнаштыру, техника сатып алу, юлларны кардан чистарту, ут линиясе сузу кебек эшләрне башкару өчен тотылган. 

Әмма җирлектә халыкны борчыган сораулар да бар. Бу — өстәмә су башнясы урнаштыру, юлсызлык, клуб ремонты, зур фельдшер-акушерлык пунктына ихтыяҗ һәм башкалар.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде һәм махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүче «Гараж» төркеме активистларына район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев