Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылыннан Фәнис Нәҗипов: Пычкы гына түгел, ремонтка генераторлар да кайта башлады

Фәнис Нәҗипов махсус хәрби операциядән алып кайткан бензин белән эшләүче пычкыларны төзәтү белән шөгыльләнә.

Янәшәбездә шундый кешеләр бар: алар шапырынмый гына, башкаларга сөйләмичә генә үзалларына карап, игелекле эшләр башкара һәм җайлап кына үзләренең көндәлек тормышын да алып бара. Зур Кукмара авылында яшәүче Фәнис Нәҗипов – әнә шуларның, шундый тыйнакларның берсе. 

Кулы йөз төрле эшне белүче Фәниснең бензин белән эшләүче пычкыларны төзәтү белән кызыксынуы 2005 елда башлана. Марий Эл якларына эш буенча барган көннәрнең берсендә ул сервис үзәгендәге Андрей исемле оста белән таныша. 

– Йошкар-Олага барган саен Андрей бабай янына кереп чыгарга вакыт таба идем. Үзенең пычкыларны ничек итеп рәтләве белән кызыксынуымны күреп, миңа да эш барышын сөйли, аңлата, өйрәтә башлады. Кукмарада агач ярдыру цехында эшләгән чагым, материаллар өчен бригадабыз урманга агач кисәргә дә йөри. Җитәкчебез Юрий Мальцев беркөнне кулыма өч ватык пычкы алып кайтып тоттырды. “Мә, энем, шулардан берсен булса да рәтләп бир, калганы синеке”, – диде. Өчесеннән берне җыйдым, хуҗалыгымда пычкы юк иде, запас частьлар юнәтеп, алардан тагын берне эшләү дәрәҗәсенә китердем, – ди Фәнис, беренче елларны искә алып. 

Шулай итеп, аның өчен “пычкылар дөньясы” ачыла. “Кемдер буш вакытында спорт дөньясында кайный яисә балыкка йөри, ә бу минем бер мавыгуга, тормыш мәгънәсенең бер өлешенә әверелде. Һәрбер ватык детальдән яңа тормыш чыгару мөмкинлеген күрү үзе бер мавыктыргыч бит ул. – ди оста. – Әкренләп мотоблок двигательләре, генератор, печәнчапкычларны өйрәнеп рәтли башладым. Алар бит йөз төрле, димәк, йөз төрле сүтәсе, җыясы...”
Махсус хәрби операция башлангач, Фәнис волонтерлар хәрәкәтенә кушыла. Зур Кукмарадагы “Гараж” төркеме вәкиле буларак, ул солдатларыбызга ярдәм итүдә башлап йөрүчеләрнең берсенә әверелә. Моңа энесе Фәнилнең дә беренче көннәрдән үк диярлек мобилизация белән алынуы да сәбәпче булгандыр.

– Гуманитар ярдәм әзерләгәндә андагы якташларыбызның төзелеш сферасына бәйле булган инструментлар да сораганнарына игътибар итә башладым, – ди Фәнис. – Ярдәм алып баручы волонтерларга мөрәҗәгать итеп, аннан ватылган бензин пычкылары алып кайтуларын үтендем. Иң беренче тапкыр 8 данә пычкы кайтты, алардан 7не җыеп, кире җибәрдем. Ерак ара бит, Зур Кукмара белән Кукмара гына түгел, йөгереп барып кына ремонтлап булмый, кайтавазларны борчылып көттем. Андый-мондый начар фикер әйтүче булмагач, пычкылар кире борылып кайтмагач, күңел күтәрелде. Киткән волонтерларны, ремонтка техника алып кайтмадыгызмы дип, көнендә үк каршы алдым. Пычкы гына түгел, ремонтка генераторлар да кайта башлады.

Һәрбер килгән техника – яңа башваткыч, яңа сынау. Фәнис аларны берәм-берәм сүтеп, һәрбер детален җентекләп тикшерә, диагностика үткәрә. Кайсын ямап була, кайсын алыштырырга кирәк. Запас частьларны кайдан табарга? 
Фәнис үзенең төп эшеннән тыш әнә шулай кулыннан килгәнчә солдатларыбызга ярдәм итә. Ул ремонтлап җибәргән бензин пычкыларының саны 40ка якын булса, генераторлар 6-7 данә бардыр. Гыйнвар аенда үзе дә гуманитар ярдәм алып барды, ремонтлаган техникаларын үз куллары белән илтеп тапшырды ул. 

“Эшем кечкенә булса да, төзәтелгән пычкылар окопларда, блиндажларда кирәкле эшне башкара, агач кисә, утын әзерли, генераторлар тормышларын азмы-күпме җиңеләйтә. Иң мөһиме – теләк һәм тырышлык. Аларга икенче гомер бирә, фронтка ярдәм итә алуыма, димәк, җиңүгә дә үз өлешемне кертүемә сөенәм”, – ди тормыш китабына үз куллары белән игелекле эшләр язучы, мактау көтмичә генә үз эшен башкаручы Фәнис Нәҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев