Соңгы яңалыклар

Юл аркылы йөгереп чыккан мәктәп укучысы “Лада” тәгәрмәче астына эләккән

Машина бәрдереп кулы сынган 7 яшьлек ир баланы хастаханәгә озатканнар.

Казанда юлдан йөгереп чыккан мәктәп укучысы “Лада” тәгәрмәче астына эләккән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә көндез 7 яшьлек малай тиешсез урында юл аркылы йөгереп чыккан. Лейтенант Красиков урамындагы 6нчы йорт каршында ир баланы 9 модельле “Лада” бәрдергән.

Машина бәрдереп кулы сынган 7 яшьлек ир баланы хастаханәгә озатканнар. 

Татар-информ


Нет комментариев