Башлангыч мәгълүматларга караганда, мотоциклчы куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сайламаган
Бу вакыйга 29 июль көнне 19.00 сәгатьтә Әгерҗе районының Исәнбай авылында була.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, мотоциклчы куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сайламау нәтиҗәсендә, электр баганасына килеп бәрелгән һәм капланган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итәләр.

Алынган тән җәрәхәтләреннән ир-ат һәлакәт урынында вафат була.
Фото: Госавтоинспекция Татарстана
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев