Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә, Нәфисәнең күзе ниндидер тимер кисәгенә төште"

"Мин алган идем аны, бакчада уйнап йөргәндә югалттым" - дип серен чиште энесе.

Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә, Нәфисәнең күзе ниндидер тимер кисәгенә төште. Ул аны саклык белән генә кулына алды. Бу – әнисенең бик күп еллар элек югалган тәңкәсе иде. Тәңкә... Нәфисәнең күз алдына бакый дөньяга күчкән әнисе килеп басты. Авыр сугыш елларын кичкән, сугыштан соң илне торгызуга үзеннән зур өлеш керткән, кечкенә генә гәүдәле, газиз, яраткан кешесе!

...Аның әнисе район яшьләре белән Шпицберген ягына юл алган, туган ягыннан бик еракка – кап-кара күмер утравына, аз булса да акча эшләргә, дип килеп урнашкан. Бу утрауда кемдер күмер чапкан, кемдер корабльгә күмер ташыган. Әнисенең гәүдәсе кечкенәлектән, ул биредә пешекче булып эшләгән. Әлеге утрауда үзенең якташы – күрше авылда яшәүче егет белән танышып, кавышып та куялар алар. 1950 елларда туган ягына кире әйләнеп кайтып, шунда төпләнәләр, бер кыз, ике малайга тормыш бүләк итәләр. Балаларының сау-сәламәт булып үсүләренә сөенгән әти-әнисе, кызганычка каршы, бүген бу якты дөньяда юк инде.

Бакчадан тапкан тәңкә белән булган истәлек Нәфисәнең күз алдыннан һич кенә дә китмәде. Кыз югары сыйныфта укыган чагында әниләре балаларны тезеп утыртты да сорау бирде:

- Балалар, шкафтагы менә бу бизәкле калай савыт эчендә ике көмеш тәңкә бар иде, шуның берсе югалган, кайсыгыз алды?

Сабыйлар бер-берсенә сораулы караш ташладылар. Ләкин, мин алган идем, дип әйтүче булмады.

- Балакайларым, мин тәңкәне күз карасыдай саклый идем, ул – әбиегезнең әнисеннән калган истәлеге. Бәлки буыннан-буынга күчә баручы истәлек тәңкә дә булгандыр. Нәфисә кызым, мин аны сиңа бирергә дип саклый идем бит, - диде ул чакта әниләре.

Күпме генә эзләсәләр дә, тәңкә табылмады. Еллар үтте. Әти-әниләре яшьләй диярлек бакый дөньяга күчте.

Бервакыт барлык туганнары өстәл тирәли утырганда, тәңкә тарихын исләренә төшерделәр. Шул чагында Нәфисәнең уртанчы энесе:

- Мин алган идем аны, бакчада уйнап йөргәндә югалттым, - дип серен чиште.

Менә шулай, кырык еллап җир куенында яткан тәңкә – әнисенең Нәфисәгә истәлеккә диеп бирергә уйлаган тәңкәсе – бүген Нәфисә кулында.

Йөгереп кереп:

- Әнием, мин ул тәңкәне таптым, менә ул, - диясе килде аның. Эх, әйтәсе иде, әйтәсе.

Әнисенең каберен чистартырга, догалар укырга баргач, әлеге сүзләрне кат-кат кабатлады Нәфисә.

- Әнием, теге вакытта югалган тәңкә табылды бит. Ул хәзер үз иясенең кулында. Ә мин аны, ядкәр итеп, кызыма калдырачакмын, - диде.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев