Машинага кергән боз кисәгеннән ир-ат һәм 10 яшьлек бала зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәте Туймазы районы юлында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк машинасыннан очып төшкән зур боз кисәге Татарстан номерлары белән булган “Киа” җиңел машинаның алгы тәрәзәсен ватып кергән.
Җиңел машинаның 26 яшьлек йөртүчесе зыян күрмәгән. Пассажирларын исә – 36 яшьлек ир-атны һәм 10 яшьлек баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар, дип яза Татар-информ.
Фото: соцсети
Нет комментариев