Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хәрби райондашларыбызның гаиләләре өчен сәяхәт оештырылды

Балалар цирк, шоу-тамаша, әниләр спектакль карады.

Район башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан якташлар белән очрашкан вакытта хәрбиләрнең берсе балалар өчен Казан циркына алып баруны оештыруны сораган иде. Әйе, чыннан да, рухи азык бик кирәк. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренә караганда, мобилизацияләнгән райондашларның һәм батырларча һәлак булган Герой якташларның мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалары өчен җәйге каникуллар чорында район башлыгы Сергей Димитриевның теләктәшлеге, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының ярдәме белән Казандагы циркка сәяхәт оештырылган. Анда теләге булган 40ка якын бала бушлай тамаша караган. 
 - 30 август – Республика көнендә дә балалар танылган фигуралы шуучы Евгений Плющенконың шоу-тамашасын карады. Анда бару район башлыгы Сергей Димитриевның, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ярдәме белән оештырылды. Ә инде 2 сентябрьдә мобилизацияләнгән ир-егетләрнең тормыш иптәшләре һәм әниләре Казанның истәлекле урыннарына экскурсиягә барды. Сәяхәт Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Сәфәр” спектаклен тамаша кылу белән тәмамланды, - дип сөйләде Айгөл Әхмәтшина. 
Тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә булган якташларның хатыннары да мондый төр чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. 
 - Шушы көннәрдә безне Казаныбызның җаны, тере тарихы булган Иске татар бистәсенә экскурсиягә алып бардылар. Һава торышы да бик яхшы, көн җылы иде. Без сәяхәт вакытында чын мәгънәсендә үзебез өчен татар мәдәниятен ачтык. Кичке аштан соң Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында спектакль карадык. Минем әлеге театр бинасына беренче баруым иде. Декорацияләр, өлкән буын актерларының уйнаулары – барысы да таң калырлык. Бик ошаттык, - ди Кукмарадан Марина Галиуллина. 
Ләйсән Фатыйхова үзенең ике баласы белән циркта һәм Евгений Плющенконың шоу тамашасында булып кайткан. 
 - Әтиебез махсус хәрби операция зонасында булгач, тамашаларга йөрергә мөмкинлегебез юк. Ә менә циркка һәм шоуга бару өчен аерым автобус билгеләнгән иде, - ди ул. - Сәяхәтләргә балалар аеруча сөенде. Циркны да бик яратып, күңел биреп карадык. Ә инде танылган фигуралы шуучыны күрү исә тагын да тирәнрәк кичерешләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев