Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашты
Соңгы яңалыклар

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашты

Тантаналы чара бәйрәм өстәле артында узды.

Район башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашып, аларны якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котлады.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашты

Очрашу вакытында Сергей Димитриев шәхси эшмәкәр Шамил Мөнировка махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне актив оештырганы өчен «ТР ветераннар Союзы» республика иҗтимагый ветераннар оешмасының «Хезмәт өчен» Мактау билгесен тапшырды. 

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашты

Ветераннарның һәрберсе төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, олы тәҗрибәгә ия. Бүгенге көндә алар үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда зур тырышлык куя. Күбесе актив тормыш алып бара, сәнгать чараларында, спорт ярышларында, очрашуларда катнаша, яңалыклар эчендә кайный. 

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран-җитәкчеләре белән очрашты

Тантаналы чара бәйрәм өстәле артында узды. Кунаклар үзләренең хезмәт эшчәнлегендәге истәлекләр белән уртаклашты, бүгенге көндәге мавыгулары турында сөйләде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев