“Урал” хуҗалыгы энергетигы Ришат Фәләхов: Мәктәптә укыганда ук физика фәнен бик ярата идем
Ришатның “Урал” хуҗалыгында энергетик булып хезмәт куя башлавына тиздән 22 ел була.
Заманча терлекчелек комплексы – ул меңләгән механизмнар, автоматлаштырылган системалар һәм тәүлек әйләнәсе туктамыйча эшләүче җиһазлар дөньясы. Бу катлаулы механизмның өзлексез эшләве исә, беренче чиратта, энергетик хезмәтенә бәйле.
Бер генә өзеклек тә җитештерү процессын туктатырга, зур югалтуларга китерергә мөмкин. Шуңа күрә 2300 савым сыерга исәпләнгән “Урал” хуҗалыгы мегафермасында энергетикларның роле аеруча зур. Еллар дәвамында бу җаваплы хезмәтне намус белән башкаручы белгечләрнең берсе – Түбән Казаклар авылыннан Ришат Фәләхов. Савым процесслары, микроклимат, җитештергән продукциянең сакланышы – боларның барысы да нәкъ менә аның тырышлыгыннан тора.
Ришатның “Урал” хуҗалыгында энергетик булып хезмәт куя башлавына тиздән 22 ел була. Хуҗалыкка кайтып, өч ай эшләгәннән соң, ул баш энергетик итеп билгеләнә. Еллар дәвамында белгеч хуҗалыктагы техник яңалыклар белән бергә атлый.
Ришат Рәфкать улы Олыяз урта мәктәбендә тугыз сыйныфны тәмамлаганнан соң, Янилдәге училищеда машинист-тракторчы һөнәрен үзләштерә. Әтисе гомере буе механизатор булып эшләгән, үзе дә кечкенәдән тимер-томыр арасында үскән егет өчен бу юл табигый була.
– Мәктәптә укыганда ук физика фәнен бик ярата идем, – дип искә ала Ришат. – Аны безгә үземнең Зәкиябану апам укытты. Өйгә кайткач та алган белемнәрне кулланып, төрле тәҗрибәләр үткәрә идем: батарейкалар белән лампочкалар яндырып карау, схема төзүләр әле дә хәтердә. Янилдә дә бик төпле белем бирделәр. Җитәкчебез Гөлтаһирә Шакирова, мастерыбыз Мөзәкир абый иде. Аннары мин Казан энергетика техникумына укырга киттем.
Энергетик һөнәрен ул иң кирәкле хезмәтләрнең берсе дип саный һәм аны сайлаганына беркайчан да үкенми. Чыннан да, бүген электр энергиясеннән башка тормышны күз алдына китерү мөмкин түгел. Авылда да, шәһәрдә дә ут сүнсә – эш туктый, көнкүреш аксый. Ә инде зур предприятие, мегаферма турында сүз барганда, электр энергиясенең әһәмияте тагын да арта.
Ришат Фәләховның эш көне хуҗалык рәисе җитәкчелегендә уздырыла торган иртәнге планлаштырудан башлана. Төп бурыч – хуҗалык объектларында электр белән тәэмин ителешне даими контрольдә тоту. Аеруча мегафермада электр белән өзеклекләр зур югалтуларга китерергә мөмкин, чөнки бүгенге көндә барлык җиһазлар диярлек автоматикага корылган.
– Су киләме, кышын катмыймы, транспортерлар дөрес эшлиме, яктырткычлар янамы – барысын да күзәтеп торабыз, – ди ул. – Савым заллары, сөтне суыту җайланмалары да өзеклексез эшләргә тиеш. Кышын буранлы, җәен җил-давыллы көннәрдә, линияләрдә өзеклекләр булмасын дип, аеруча игътибарлы булырга туры килә. Элекке еллар белән чагыштырганда, бүген техник алгарыш аеруча сизелә. Элек лампочкалар, патроннар алыштыру кебек вак эшләр күп булса, хәзер энергия саклагыч яктырткычлар куелган, аларның кабыну-сүнү вакытларын да алдан көйләп куябыз. Хәтта фермалардан эссе су ташып, генераторларны җылытырга туры килгән чаклар да булды. 200 савым сыерга исәпләнгән мал торагында икешәр горизонталь һәм авыш моторлар эшләде. Хәзер исә 500 терлек асрала торган фермада нибары ике редукторлы мотор гына хезмәт куя. Алга китеш бик зур.
“Урал” хуҗалыгы карамагында “Рассвет” та булуын онытырга ярамый. Андагы объектларда да линияләрне тәртиптә тоту – энергетикларның бурычы. Кайбер аварияләрне, трансформаторга бәйле вак-төяк проблемаларны үз көчләре белән хәл итсәләр, югары көчәнешле линияләрдә өзеклекләр булганда район электр челтәре хезмәткәрләре белән бергәләп эшлиләр.
Ришат хезмәттәшләрен һәм үзенә һөнәр серләрен өйрәткән остазларын аеруча җылы сүзләр белән искә ала. Балыклыдан Мәгъсүм Касыймов, Олыяздан Фазылгали Гомәров, Купкадан Рамазан Зиннәтовларның киңәшләре җаваплы эшендә зур ярдәм, таяныч була. Бүгенге көндә исә ул Атлас Абдуллин, Фирдүс Кәримуллиннар белән иңгә-иң куеп хезмәт куя.
Эшеннән тыш вакытта да Ришат Фәләхов үзен үстерергә, файдалы шөгыльләр табарга тырыша. Күптән түгел генә ул мәчеттә гарәп телен өйрәнә башлаган, рухи дөньясын баетуны да тормышының мөһим өлеше дип саный. Ә Казан шәһәрендәге Гадел хөкем университетында белем алучы кызының уңышлары анда зур горурлык хисе уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев