«Ура, авылга!»: Кукмара яшьләренең җәйге яллары күңелле үтә
Проектның төп максаты — балаларда туган телне һәм милли традицияләрне өйрәнүгә ихлас кызыксыну уяту, мәдәниятнең музейларда гына түгел, ә кешеләр күңелендә яшәвен күрсәтү.
Быел җәй районда беренче тапкыр «Ура, авылга!» проекты старт алды. Авылдагы җәй — шәһәр кешесе күз алдына китергәнчә, авыр хезмәт белән генә бәйле күңелсез чор түгел. Ул — ачышлар вакыты. Моңа инде йөз егермегә якын малай һәм кыз инанып өлгерде.
Проект берьюлы берничә әһәмиятле мәйданчыкта алып барылды: балалар Оштырма-Юмья һәм Починок-Кучук мәктәпләре каршындагы лагерьларда ял итте, ә бу атнада эстафетаны «Ялкын» яшьләр үзәге кабул итте.

Проект — күңелле ялны файдалы шөгыль белән берләштерү өчен зур мөмкинлек. Елдан-ел «Беренчеләр хәрәкәте» балалар өчен онытылмас җәй оештыра белүләрен раслый, каникуллар мавыктыргыч сәяхәткә әверелә. Бу — халык уеннары, тематик остаханәләр, танып-белү экскурсияләре һәм туган авылын, районын, республикасын үстерүгә зур өлеш керткән якташлар белән очрашулар...

— Проектның төп максаты — балаларда туган телне һәм милли традицияләрне өйрәнүгә ихлас кызыксыну уяту, мәдәниятнең музейларда гына түгел, ә кешеләр күңелендә яшәвен күрсәтү, — ди «Беренчеләр хәрәкәте»нең Кукмара районы буенча муниципаль кураторы Гүзәл Шакирова. — Этнография белән таныштырудан тыш, лагерь программасы балаларның киләчәген дә кайгырта: иҗади сәләтләрен, логик фикерләүләрен, танып-белү активлыкларын үстерә. Алар аралашу күнекмәләре үзләштерә, командада эшләргә өйрәнә һәм «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр» юнәлеше кысаларында уртак эшнең әһәмиятен аңлый.

Әйдаманнар һәм оештыручыларга «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары да ярдәм итә. Аларның берсе — күппрофильле лицейның сигезенче сыйныф укучысы Искәндәр Фәсхетдинов. Ул бу тәҗрибәнең киләчәктә дә файдалы булачагына ышана. Җаваплылыкка, кешеләр белән эшләргә, иң мөһиме — ул туган җиренә файда китерергә өйрәнә.
— Мин инде өч елдан артык «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашам. Без төрле чаралар үткәрергә ярдәм итәбез. Кешеләрдән ихлас рәхмәт сүзләре ишетү миңа бик рәхәт, — дип уртаклаша егет.
«Ура, авылга!» — ул үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер. Чөнки үз тамырларыңны саклап калу һәм мирасны баету өчен, иң элек үскән җиреңне чын күңелдән яратырга кирәк.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»; Искәндәр Фәсхетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев