«Үлемсез полк»: Кукмара районыннан Зәки Абдрахманов батырлыгы турында
Ул 1945нче елның февралендә, 2нче группа инвалид булып, туган авылына кайта, Җиңүне өендә каршылый.
Минем бабам — Абдрахманов Зәки Абдрахманович, 1919нчы елның 19нчы июнендә Кукмара районы Битлянгер авылында туа. 1926нчы елны Битлянгур башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1929-1934нче елларда Югары Өскебаш сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда бригадир, хисапчы булып эшли. Ул бертуган абыйсы Габделхак белән бер авылда яши. 1939нчы елның 5нче октябрендә бабам Кызыл Армия сафларына алына. Байкал арты округында хезмәт итә.
1944 нче елда Казанда сержантлыкка укыталар. 15нче апрельдә фронтка җибәрәләр. Харьков, Минск, Киев, Житомир, Витебск шәһәрләре янындагы сугышларда катнаша. Бог елгасы янында оборонада булалар. 1нче Белорусия фронты, Латвия, Литва, Эстония, Көнчыгыш Пруссиягә чыгалар. 1944нче елның 22нче октябрендә каты яралана. Каунас (Литва) шәһәрендәге госпитальгә җибәрәләр, анда өч ай дәвалана. 1945нче елның февралендә, 2нче группа инвалид булып, туган авылына кайта. Җиңүне өйдә каршылый.
Сугыштан соң бабам, хисапчы булып, Тәкәнеш авылына эшкә урнаша. Соңрак колхоз рәисе ярдәмчесе була. 1949нчы елны авылдашы Маһрузага өйләнә. Аның белән 5 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Балалары илебезнең төрле почмакларында исән-сау гына яшәп ята. 1965-70нче елларда авыл советы рәисе, 1970-1986нчы елларда урман бригадиры була. Хезмәт ветераны исеме белән пенсиягә чыга. 2003нче елның 5нче гыйнварында вафат була.
«Кабатланмасын иде сугыш афәтләре»
Кулларыма каләм алып,
Язарга әзерләнәм.
Хатирәләр сандыгыннан,
Ак әбием әзерләгән.
Әниемнең әбисе-
Серле сандык хуҗасы.
Ниләр генә күрмәгән бит,
Сугыш чоры баласы?!
Яшь булса да, ак әбием,
Тырышып хезмәт куя.
Суслангерга җибәргәч тә,
Авыр эшләргә түзә.
Авыр сугыш елларында,
Җыелышып иген игәләр.
Сөт ташыйлар, Келәвешкә,
Атлар да юк, үгез җигәләр.
Бабам кайта сугыш кырларыннан,
Аягында тирән ярасы.
Күреп ала, уңган кызны,
Ничек кенә күңелен табасы?
Сугыштан соң авыр еллар,
Әкрен генә тормыш җайлана.
Әби белән бабай гаилә корып,
Бик бәхетле яши дөньяда.
Сугыш кырларыннан алган яралары,
Күкрәгендә орден, медале,
Сабыр канатларын сындырмыйча,
Түзгән аның, ничек йөрәге?
Кабатланмасын сугыш афәтләре,
Безнең буын тыныч яшәсен!
Бакыйлыкта әби-бабаемның кабере,
Оҗмах нуры белән бизәлсен.
Язгөл Газизова, Балтач
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев