Тукай шигырьләрен укыйбыз: «Кукмор-информ» игълан иткән флешмобка кушылыгыз
Соңгы яңалыклар

Тукай шигырьләрен укыйбыз: «Кукмор-информ» игълан иткән флешмобка кушылыгыз

Җиңүче 26 апрельдә ачыкланачак.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай шигырьләрен укыйбыз» дип аталган флешмоб игълан итәбез.

Флешмобта катнашу өчен шагыйрьнең шигырен укып яки яттан сөйләп, видеога төшерегез һәм безгә юллагыз. Иң күп лайк җыйган автор җиңүче дип билгеләнәчәк.

Җиңүчене быелның 26 апрелендә беләчәкбез.

Флешмоб «ВКонтакте» социаль челтәрендә барачак.

Дуслар, әйдәгез, бергәләп Тукайны искә алыйк!

 


Нет комментариев