Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Туештагы стадионда балалар өчен спорт һәм күңел ачу бәйрәме узды

Барлык катнашучыларга игелекле райондашлар көче белән әзерләнгән күчтәнәчләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Туештагы стадионда 1 июнь — Балаларны яклау көне уңаеннан күңелле бәйрәм чарасы узды. Аны актив райондашыбыз Рәшит Хуҗин һәм «Магистральный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Диләрә Нуриева оештырды.

Бәйрәмгә җыелган балалар өчен кызыклы уеннар, спорт ярышлары һәм күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Алар, командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә актив катнашып, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Чара дәвамында балалар күтәренке кәеф алып, рәхәтләнеп аралашты һәм ял итте.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар балаларның җәйге каникулларын күңелле башларга, дуслыкны ныгытырга һәм актив яшәү рәвешенә җәлеп итәргә ярдәм итә.

Бәйрәм азагында барлык катнашучыларга игелекле райондашлар көче белән әзерләнгән күчтәнәчләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук бу көнне оештыручылар «Шәфкать» балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә булды һәм анда сәламәтлекләрен ныгытучы, тернәкләнү курслары узучы балаларга бүләкләр тапшырды. 

Балаларның шат авазлары яңгыраган әлеге матур чара һәркем күңелендә җылы хатирәләр калдырды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев