Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Шәмәрдән авылыннан Илнар Минемуллин: эшебез - халыкны су белән тәэмин итү

Ул “ВодоТехноСервис” оешмасында авария-торгызу эшләре буенча слесарь булып эшли.

Кемдер спорт, мәдәният, сәнәгать өлкәсендә яхшы күрсәткечләргә ия булса, ә кемдер район халкының тормыш-көнкүреше өчен бил бөгә. Аларның исеме һәркемгә таныш булмаса да, тик хезмәтләре бик мөһим һәм җаваплы. “ВодоТехноСервис” оешмасында авария-торгызу эшләре буенча слесарь булып эшләүче Илнар Минемуллинның һөнәре нәкъ менә шундыйлардан. 

Әңгәмәдәшем Түбән Шәмәрдән авылында дөньяга килә. Кукмараның беренче татар гимназиясен тәмамлагач, Чирмешән районының 106нчы номерлы һөнәри училищесына укырга керә. 

- “ВодоТехноСервис” оешмасына 2012 елның май аенда килдем. Эшләгән дәвердә дүртенче разрядлы слесарьдан алтынчыга күтәрелдем, - дип сүзен башлады райондашым. -  Хезмәтем авыр, җаваплы булса да, бик яратып башкарам. Безнең эш су белән бәйле: халыкны су белән тәэмин итү, аварияләрне төзекләндерү төп бурыч булып тора. Коллектив дус-тату, бер-беребезгә ярдәмләшәбез. Наил абый Гыймадиев - яхшы җитәкче, хезмәт кешесен күрә, бәяли белә. Тормышта нинди генә вакыт булса да, ярдәм кулын суза. 

Танышымның көне нидән башлана дип кызыксындым. Казу эшләрен башкарыр өчен, газ, элемтә бүлегеннән иң элек ордер алырга кирәк. Кулга кәгазьне алгач кына эшкә тотынырга була. Объектка килеп җиткәч, башта трактор казый башлый, аннары көрәкләрен кулларына тотып, әзерләнеп торган эшчеләр тишелгән торбаны эзләп табарга тиеш була. Су каналын тапкач, шул юлдан трактор казуын дәвам итә.

Авылыбызда су торбалары еш шартлый, элеккеге торба, күгәргәндер инде, ди өлкән яшьтәге абый-апалар. Моның сәбәбен Илнарның үзеннән сорадым.

- Гадәттә, кыш көне туң төшкән саен, чуен торбалар шартлап сына. Элеккеге торбалар нәзегрәк. Мондый очракларда казып, торбасын табабыз, шартлаган җирен муфта салып ялгыйбыз. Хәзер калынрак торбалар сузабыз. Күп кенә урыннарда участогы белән торбаларны алыштыру эшләре башкарылды. 

Су белән эшләгән кеше өчен кыш көннәре аеруча авырдыр дип сорадым. Бозлы суга кулны тыгып, торбаны алыштыру җиңел түгелдер?! “Андый вакытларда машинага кереп җылынабыз да дәвам итәбез. Эшнең ничек бетәсен алдан әйтеп булмый, төзекләндерү озакка сузылырга да мөмкин. Төрле очрак була инде: кечкенә генә тишек икән, икенче көнгә дә төгәлли алабыз. Әгәр инде авария нәтиҗәсендә тулы бер микрорайон сусыз калса, монда җиң сызганып эшләргә туры килә”, - диде Илнар Минемуллин.

Бүгенге көндә Кукмарада 80 чакрым суүткәргеч һәм 35 чакрым канализация челтәрләре бар, яңа танышымның хезмәте су белән тәэмин итү линияләренең төзеклегенә һәм йортларга кертелгән суның сыйфатын тәэмин итү белән бәйле.

 

Наил Гыймадиев, “ВодоТехноСервис” оешмасы директоры:

Илнар – иң җаваплы эшчеләрнең берсе. Кушылган эшне вакытында, җиренә җиткереп башкара. Ул – үз эшенең патриоты. Вакыт белән сыналган хезмәткәр буларак, быел исеме районыбызның “Мактау тактасы”на кертелде. Аны бүгенге заман яшьләренә үрнәк итеп куяр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk