Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Театрга билет алырга җыенган Түбән Кама кешесе 1 млн сум акчасын югалткан

Егет мошенниклар язышкан хатларны юк иткәннән соң гына алдануын аңлаган.

Түбән Камада яшәүче 23 яшьлек егет театрга билет алмакчы булган һәм 1 миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ул танышулар өчен кушымта аша бер «кыз» белән танышкан. Кыз егеткә театрга барырга тәкъдим иткән һәм билетлар алу өчен ялган сайтка сылтама җибәргән. Егет билетлар өчен 4 мең сум түләгән, ләкин билетлар килмәгән. Шуннан соң ул техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Анда егеткә акчаны кире кайтару өчен кабат акча күчерергә кирәк, дип белдергәннәр. Шулай итеп, егет 1 059 000 сум акчасын югалткан.

Егет мошенниклар язышкан хатларны юк иткәннән соң гына алдануын аңлаган. Җинаять эше ачылган. Мошенникларны эзлиләр.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев